Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Кул эшләре – кызыклы шөгыль

Без, мәктәп укучылары, язгы каникулны түземсезлек белән көтеп алабыз, чөнки төрле кызыклы занятиеләргә йөри алабыз. Каникуллар кызыклы, күңелле һәм файдалы үтсен өчен бөтен шартлар да тудырылган шәһәребездә. Минем үземә кул эшләре белән шөгыльләнү ошый. Без Балалар иҗат йортында занятиеләрнең кайсы көнне һәм кайчан буласын алдан белеп торабыз. Занятиеләрне Наталья Николаевна...

Без, мәктәп укучылары, язгы каникулны түземсезлек белән көтеп алабыз, чөнки төрле кызыклы занятиеләргә йөри алабыз.

Каникуллар кызыклы, күңелле һәм файдалы үтсен өчен бөтен шартлар да тудырылган шәһәребездә. Минем үземә кул эшләре белән шөгыльләнү ошый.

Без Балалар иҗат йортында занятиеләрнең кайсы көнне һәм кайчан буласын алдан белеп торабыз. Занятиеләрне Наталья Николаевна Мыльникова алып бара. Гадәттә аның кул астында уза торган занятиеләрдә 1 нче, 2 нче, 3 нче мәктәпләрдән килгән 15тән дә артыграк бала шөгыльләнәбез, бәйләргә, тегәргә өйрәнәбез. Безгә биредә бик тә ошый.

Наталья Николаевна ягымлы, сабыр укытучы, безнең белән ипле сөйләшә, кул эшләренә өйрәтергә тырыша. Без үзебез дә уңышларга ирешергә зур тырышлык куябыз. Чираттагы занятиеләрнең берсендә кемдер энәләр кадаугыч текте, кемдер чәчәкләр бәйләде.

Әлбәттә, мондый занятиеләр мәктәпләрдә дә уку елы дәвамында үткәрелә. Мәсәлән, без, 2 Б сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчебез Татьяна Леонидовна Афтулева), сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә дәресләрдән соң кул эшләре түгәрәгендә шөгыльләнәбез.

Без укытучыларыбызны яратабыз, хөрмәт итәбез, аларның үзләренә дә иҗади уңышлар телибез, безгә белем бирү өстенә, кызыклы, мавыктыргыч шөгыльләргә өйрәткәннәре өчен рәхмәт әйтәсебез килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев