Минзәлә
  • Рус Тат
  • “Минзәлә районы коммуналь челтәрләр”дә яңа җитәкче

    Габдрахманов Расим Кавый улы агымдагы елның 10 февраленнән «Минзәлә районы коммуналь челтәрләр» ААҖнең генераль директоры итеп билгеләнде. Безнең белешмә Расим Габдрахманов 1979 елның 29 июлендә туган. Югары белемле. 1998 елда Минзәлә педагогия көллиятен, 2002 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын, 2006 елда Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлый, хезмәт укытучысы, технология һәм...

    Габдрахманов Расим Кавый улы агымдагы елның 10 февраленнән «Минзәлә районы коммуналь челтәрләр» ААҖнең генераль директоры итеп билгеләнде.

    Безнең белешмә

    Расим Габдрахманов 1979 елның 29 июлендә туган. Югары белемле. 1998 елда Минзәлә педагогия көллиятен, 2002 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын, 2006 елда Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлый, хезмәт укытучысы, технология һәм эшмәкәрлек, промышленность җылылык энергетикасы белгечлекләренә ия.

    Ул хезмәт юлын 1997 елда Минзәлә МППсында башлый, аннары Алабуга дәүләт пединститутында укып, 2002 елда кабаттан шушы предприятиегә эшкә килә. 2012 елга кадәр газ буенча инженер, соңгы елларда «Минзәлә районы коммуналь челтәрләр» ААҖнең баш инженеры булып эшли.

    Өйләнгән. Хатыны Айгөл шушы ук предприятиедә сбыт буенча инженер булып эшли. Уллары Динар 1 нче урта мәктәпнең икенче, кызлары Азалия беренче сыйныфында укый.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: