Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә районы Мәлкән авылыннан ерак түгел өч балыкчы суга батып үлгән, араларында 13 яшьлек малай да булган

Татарстан буенча РФ МЧС ГУ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген, 10 мартта, 8.20 сәгатьтә, Ык елгасында УАЗ 3909 автомобиле боз астына төшкән, салонында Әлмәттән килгән биш балыкчы булган. Икесе боз астыннан үзләре чыга алган. Аларны очраклы кеше күреп алган. Экстрен хезмәт килеп җиткәнче, ул бәлага таручыларны авылга алып кайткан. Аннан...

Татарстан буенча РФ МЧС ГУ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген, 10 мартта, 8.20 сәгатьтә, Ык елгасында УАЗ 3909 автомобиле боз астына төшкән, салонында Әлмәттән килгән биш балыкчы булган.

Икесе боз астыннан үзләре чыга алган. Аларны очраклы кеше күреп алган. Экстрен хезмәт килеп җиткәнче, ул бәлага таручыларны авылга алып кайткан. Аннан алар хастаханәгә озатылган.

Кызганычка каршы, калганнары - берсе 57 яшьлек, икенчесе 54 яшьлек ике ир-ат һәм 13 яшьлек малай боз астыннан чыга алмыйлар. Аларны Яр Чаллыдан чакырылган водолазлар 11.55 сәгатьтә 8 метр тирәнлектәге УАЗ кабинасыннан тартып чыгаралар.

Сүз уңаенда

Коткаручылар кышын балык тотарга яратучыларны боз өстенә керү куркыныч булуы турында кисәтәләр. Әгәр һава температурасы өч көн буена 0 градустан югарырак тора икән, бозның ныклыгы 25%ка кими.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев