Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә районында авыл хуҗалыгы техникасы кырга чыгарга әзер

"Чулман" агрофирмасында көздән үк техника ремонтлау өчен бригада оештырылды. Агрофирманың Тәкермән хуҗалыгында оештырылган бригадага инженер Илгиз Бикмурзин җитәкчелек итә. Ул үзе гараж мөдире вазифасын да башкара, кирәк икән эретеп ябыштыра, башка эшләрне дә эшли. Хуҗалыкта язгы чәчүгә чыгасы тырмалар быелның яңа елына чаклы ремонтланып беткән, аннары СЗП-3,6 чәчкечләрен әзерлек сызыгына...

"Чулман" агрофирмасында көздән үк техника ремонтлау өчен бригада оештырылды. Агрофирманың Тәкермән хуҗалыгында оештырылган бригадага инженер Илгиз Бикмурзин җитәкчелек итә. Ул үзе гараж мөдире вазифасын да башкара, кирәк икән эретеп ябыштыра, башка эшләрне дә эшли.

Хуҗалыкта язгы чәчүгә чыгасы тырмалар быелның яңа елына чаклы ремонтланып беткән, аннары СЗП-3,6 чәчкечләрен әзерлек сызыгына куйганнар.Чәчкечләр, культиваторлар бик искергән, алар1980 елда чыккан. 4 данә КПС-4 ремонтланып беткән. Дым каплатучы агрегатларга җитәрлек тырмалар әзер. Шушы араларда БДТ-3 не ремонтлап бетерәчәкләр. Бүген агрофирманың барлык бүлекчәләрендә дә тагылма инвентарьны һәм тракторларны ремонтлап бетереп агрегатлаштыру бара. Агрофирманың нигездә язгы чәчүдә катнашачак барлык тракторлары әзер. Әле күптән түгел генә Тәкермән хуҗалыгының МТЗ-82,6 тракторы ватылган иде. Аны Рифгат Вәҗиев ремонтлап та куйды.Монда хәзер азык ургыч комбайннарында капиталь ремонтлыйлар.2 данә Полесье-280 комбайнын Фирдәвис Зарипов, Әсгат Әхмәтов, Николай Яковлев төзекләндерәләр. Ремонтчыларны авыллардан Зөфәр Минаев йөртә, ул үзе дә ремонт эшләрендә катнаша. Машина трактор паркында, нигездә, язын һәм җәен шул ук агрегатларны хезмәтләндерүче механизаторлар әзерли. Слесарьлар Андрей Афанасьев, Фирдәвис Юмаев һәм башкалар ремонтны җиренә җиткереп ясаганнар.Биредә кышкы салкыннарда да эш өзелмәде, чөнки мастерскойда җылы һәм якты. Электр энергиясен экономияләү максатында биредә утын ягалар. Бу эшләрне оештыруда хуҗалык җитәкчесе Илфак Мәүҗиевның өлеше тоемлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев