Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә районында язгы ташуга әзерлек бара

Районда язгы ташу алдыннан су басу очраклары килеп чыкканда аларны булдырмый калуга юнәлдерелгән чаралар комплексы эшләнгән. Минзәлә районы янгын часте начальнигы Валерий Губернаторов әйтүенчә, бар да һава торышына бәйле. Иң беренчеләрдән булып торак милекчеләре ширкәте һәм тормыш-яшәеш өчен җаваплы идарәләр белән киңәшмә үткәрелде. Район башлыгы Айдар Салахов оешма-предприятия җитәкчеләренә объект...

Районда язгы ташу алдыннан су басу очраклары килеп чыкканда аларны булдырмый калуга юнәлдерелгән чаралар комплексы эшләнгән. Минзәлә районы янгын часте начальнигы Валерий Губернаторов әйтүенчә, бар да һава торышына бәйле.

Иң беренчеләрдән булып торак милекчеләре ширкәте һәм тормыш-яшәеш өчен җаваплы идарәләр белән киңәшмә үткәрелде. Район башлыгы Айдар Салахов оешма-предприятия җитәкчеләренә объект яннарыннан эрегән сулардан арыну өчен чаралар үткәрү бурычы куйды. Шәһәр буенча су һәм дренаж торбаларын, күпкатлы йорт яны территорияләрен, коеларны, канализация коллекторларын ачып чистарту, түбәләрне кардан арындыру эшләре бара. Ташу чагында авылларны су басу куркынычы туса "Минзәлә" елгасындагы бозларны шартлатуга әзерлек бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X