Минзәлә районында кооперативлар оештыру җайга салынып килә
Әмма кайбер авыл җирлекләрендә бу мөһим юнәлештә акрын кыймылдыйлар
Минзәлә муниципаль районы Советының хокук саклау, законлылык, авыл хуҗалыгы, экономика, табигатьтән файдалану һәм депутат эшчәнлеге буенча даими комиссиясе утырышы булып үтте.
Аның эшендә район Советы аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Эльвира Хабибуллина район Советының табигатьтән файдалану, экология, авыл хуҗалыгы даими комиссиясенең рәисе урынбасары Люзия Мәрдамшина һәм калган комиссияләрнең рәисләре, район Советы депутатлары катнашты.
2017-2018 елар өчен Минзәлә муниципаль районындагы Минзәлә шәһәрендә үзара салым акчаларына эшләнгән эшләр буенча- Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров хисап тотты. Үзара салымны җыю буенча норматив-хокук актларын тормышка ашыру турында- Минзәлә муниципаль район Советы юридик бүлеге начальнигы Рузина Бадриева, хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итү чаралары турында- район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Нәсих Фәрдиев, авыл хуҗалыгы кооперативлары, аларга ярдәм итү турында Минзәлә муниципаль район башкарма комитетының экономика бүлеге начальнигы Светлана Галиева чыгыш ясады.
Соңыннан Минзәлә муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Эльвира Хабибуллина комиссиянең эшенә йомгак ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев