Минзәлә театры артистларының уңышлары
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары: ТРның халык артисты, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты Хафиз Хамматуллин - "Профессионал", артист Ленар Миңнемуллин "Перспектива" номинацияләрендә җиңүче дип табылдылар һәм республикабызның мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә эшләүче иң яхшы хезмәткәрләргә ярдәм итү йөзеннән билгеләнгән хөкүмәт грантларына лаек булдылар. Театр артисты...
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары: ТРның халык артисты, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты Хафиз Хамматуллин - "Профессионал", артист Ленар Миңнемуллин "Перспектива" номинацияләрендә җиңүче дип табылдылар һәм республикабызның мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә эшләүче иң яхшы хезмәткәрләргә ярдәм итү йөзеннән билгеләнгән хөкүмәт грантларына лаек булдылар.
Театр артисты Ленар Миңнемуллинның тагын бер уңышы бар: ул Түнҗәр Җуҗәноглуның "Ташкын" драмасында яшь ир ролен уңышлы башкарганы өчен республика мәдәният министрлыгы һәм "Җыен" фонды билгеләгән Дамир Сираҗиев исемендәге премия белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев