Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә юлчылары федераль трассада юл кырыйларын “отлично”га карап тоталар

Юллар – тормыш артериясе, шуның өстенә юлларны карап тотуның ничек башкарылуына карап, районның дәрәҗәсен дә бәяләргә мөмкин.

Чөнки Минзәлә районы аша федераль юлдан үтеп китүчеләр иң беренче чиратта юлларның төзеклегенә, шулай ук юл буйларының торышына да игътибар итми калмыйлар.
“Татавтодор” АҖның Минзәлә филиалы 1060 км юлларны карап тота, шуларның 105 километрдагы арасы –М-7 “Волга” федераль юлына туры килә (шуның 67 километры безнең Минзәлә районы территориясе аша үтә).
–Юлларны төзү, ремонтлаудан тыш,юлларны карап тоту – юл эшчәннәре эшләренең иң авыр өлеше. Чөнки асфальт өслекнең, юл кырыйларының, юл инфраструктурасы элементларының торышын күздән ычкындырмаска, таләп ителгәндә хасил булган төгәлсезлекләрне оператив хәл итәргә кирәк, – ди юл хезмәтчәннәре юлларны карап тотуга карата.
Район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре , башка службалар катнашында үткәрелә торган чирататагы киңәшмәләрнең берсендә район башлыгы Айдар Салахов юл буйларын карап тоту, аеруча юл буйларын чабып тору буенча “Татавтодор” АҖның Минзәлә филиалы коллективының эшчәнлеген билгеләп үтте һәм аларның хезмәтләрен үрнәк итеп куйды.
Безнең өстәмә
“Татавтодор” АҖның Минзәлә филиалы М-7 “Волга” федераль трассасында 105 километр юлны карап тота. Юл буйларын чабып тору буенча филиалда 2  звено булдырылган, юл буйларын һәркөнне косилка таккан 4 МТЗ тракторы белән чабу оештырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X