Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә юллар идарәсендә Вәсил Исмәгыйлов кебек тәҗрибәле машинистлар эшли

Марат Самигуллин җитәкчелегендәге "Татавтодор" ААҖнең Минзәлә юл идарәсе филиалында 241 эшче-хезмәткәр хезмәт куя. Тырышлыгы, үз эшенә җаваплы караганы өчен коллективта ихтирамга ия булучылар аз түгел. Автогрейдерчы Вәсил Исмәгыйлов та шундыйлардан. Хәзерге вакытта ул да филиал алдындагы бүгенге көн кадагында торган бурычларның берсе - федераль һәм район әһәмиятендәге юлларны, юл буйларын...

Марат Самигуллин җитәкчелегендәге "Татавтодор" ААҖнең Минзәлә юл идарәсе филиалында 241 эшче-хезмәткәр хезмәт куя. Тырышлыгы, үз эшенә җаваплы караганы өчен коллективта ихтирамга ия булучылар аз түгел. Автогрейдерчы Вәсил Исмәгыйлов та шундыйлардан.

Хәзерге вакытта ул да филиал алдындагы бүгенге көн кадагында торган бурычларның берсе - федераль һәм район әһәмиятендәге юлларны, юл буйларын кардан арындыруда эшли. Куәтле техниканы үзенә буйсындырып, үзенә йөкләнгән эшне җаен белеп кенә башкаручы машинисттан: «Эшегез ошыймы?" дип сорау урынсыз булыр иде кебек, чөнки аның әлеге коллективта 30 еллык хезмәт стажы бар. Шушы еллар эчендә ул нигездә автогрейдерда машинист булып эшләгән.

-Филиалга соңгы елларда куәтле чит ил техникасы байтак кайтарылды. Вәсил ага да менә алты ел САТ дигән яңа чит ил автогрейдерында эшли, -ди тәҗрибәле машинист хакында сөйләгәндә директор урынбасары Радик Корнилов. Ул аның эшкә җаваплы каравын, ихтыяр көче ныклы, алыштыргысыз кеше булуын билгеләп үтте. Шушы фикерен дәлилләп куйгандай сүзен болай дип дәвам итте:

-Узган ел Универсиадага әзерлек эшләрендә безнең филиал да булышырга барды. Вәсил ага да үзенең автогрейдеры белән шушы эшкә үзеннән өлеш кертте, 10 көн башкалабызда эшләде, - диде Радик Михайлович.

Көләч йөзендә Вәсил Исмәгыйловның горурлык чаткылары уйнап алды, "Кәефләр ничек?" дигән сүзләремә :

-Әйбәт. Безнең карамактагы юллардан йөрү мөмкин кадәр уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз, - дип оптимистик рухта җавап кайтарды ул. Вәсил Исмәгыйлов кебек булдыклы, эшне чын күңелдән, яратып башкаручылар булганда әлеге сүзләрнең чын күңелдән әйтелгәнлеге бәхәссез.

Рәсемдә: автогрейдер машинисты Вәсил Исмәгыйлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев