Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәләле Людмила Дубаева һәм чаллылы Людмила Трофимова таяныч эзләп Мәскәүгә, "Туры эфир" тапшыруына киткәннәр

Узган елның көзендә Яр Чаллы перинаталь үзәгендә булган сабыйлар алышыну вакыйгасына әле дә булса нокта куелмады. Балалар инде күптәннән үз әниләренә кайтарып бирелсә дә, юридик мәсьәләләр хәл ителмәгән. Аларга документлар эшләү суд аша башкарылу сәбәпле, әлегәчә бу эш төгәлләнмәгән. Март уртасында бу эш буенча суд утырышы узачак. Аналар перинаталь үзәктән...

Узган елның көзендә Яр Чаллы перинаталь үзәгендә булган сабыйлар алышыну вакыйгасына әле дә булса нокта куелмады.

Балалар инде күптәннән үз әниләренә кайтарып бирелсә дә, юридик мәсьәләләр хәл ителмәгән. Аларга документлар эшләү суд аша башкарылу сәбәпле, әлегәчә бу эш төгәлләнмәгән. Март уртасында бу эш буенча суд утырышы узачак. Аналар перинаталь үзәктән 3 млн сум акча таләп итәләр, чөнки авыр кичерешләр нәтиҗәсендә сәламәтлекләре какшаган, өстәвенә балалар башка әни сөтен кабул итмәгәнгә, ясалма тукландырылуга күчерелгән. Бу да өстәмә чыгымнар таләп итә.

Бүгенге көндә минзәләле Людмила Дубаева һәм чаллылы Людмила Трофимова - Мәскәүдә. Алар анда "Россия-1" каналының "Прямой эфир" тапшыруында катнашу өчен чакырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев