Минзәлә егетләре бәйрәмгә нинди сюрприз әзерлиләр
8 Март гүзәл затлар үзләренең вазифаларын көчле затларга ышанып тапшыра ала һәм ир-ат игътибарыннан канәгатьләнү ала ала торган бәйрәмнәрнең берсе. Яраткан хатын-кызларыгызны ничек котларга телисез?- дигән сорау белән без көчле затларга мөрәҗәгать иттек. Фаяз Вәлиәхмәтов: -Үзеңнең игътибарың һәм кайгыртуың белән әйләндереп алырга кирәк. Иң мөһиме бүләк түгел. Минем уйлавымча, хатын-кызга...
8 Март гүзәл затлар үзләренең вазифаларын көчле затларга ышанып тапшыра ала һәм ир-ат игътибарыннан канәгатьләнү ала ала торган бәйрәмнәрнең берсе. Яраткан хатын-кызларыгызны ничек котларга телисез?- дигән сорау белән без көчле затларга мөрәҗәгать иттек.
Фаяз Вәлиәхмәтов:
-Үзеңнең игътибарың һәм кайгыртуың белән әйләндереп алырга кирәк. Иң мөһиме бүләк түгел. Минем уйлавымча, хатын-кызга иң яхшы бүләк-чәчәк.
Ренат Латыйпов:
-Мин бервакытта да 8 Март турында онытмыйм. Һәрвакыт хатынымны, кызымны котлыйм. Мөмкинлеккә карап кечкенә генә бүләк бирәм һәм бәйрәмнең атрибуты булган лалә чәчәкләре бүләк итәм.
Егор Титов (6 яшь):
-8 Март көнне мин үземнең яраткан әниемә балалар бакчасында өйрәнгән шигыремне һәм матур эшләнмә бүләк итәм, өйдә булышачакмын һәм аны һәрчак тыңлаячакмын.
8 мартка иң теләгән һәм иң кыйммәтле бүләк нинди? дигән сорау белән без хатын-кызларга мөрәҗәгать иттек.
Галина Бывальцева:
-Кышкы салкыннардан соң, без түземсезлек бу җылы кояшлы бәйрәмне көтәбез. Бу көнне иремнән, балаларымнан чәчәкләр көтәм. Барлык хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйм.
Вера Петрова:
-8 Март минем өчен аеруча истәлекле көн. Балалардан котлаулар көтәм.
Ирина Машкова:
-Минем өчен бу гадәти бәйрәм. Башка хатын-кызлар кебек, мин дә бүләккә чәчәк букеты бәйләме бүләк итүләрен теләр идем.
Вәсимә Исламова:
-Минем өчен иң кыйммәтле һәм күңелгә ятышлы бүләк-ул яраткан-ирем һәм улларымның игътибары. Безнең гаиләдә ул инде традициягә әйләнде, 8 Март көнне ир-атлар өстәл әзерли һәм, әлбәттә инде, чәчәкләр бүләк итәләр. Мин, мәсәлән, чүлмәктәге чәчәкләрне яратам. Алар шиңми,ә бу гөлләрне тәрбияләгәндә күңелдә уңай эмоцияләр һәм күңелле истәлекләр тула.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев