Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәләлеләр, Изгелек кәрҗине хәйрия марафонына кушылыйк

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Изгелек кәрҗине дигән хәйрия марафоны игълан итә. Кайчандыр халык бер-берсенә ярдәмчел булган. Бу шулай булырга тиеш итеп кабул ителгән. Ул вакытлардан соң бик күп нәрсәләр үзгәрде. Без үз кагыйдәләрен тәкъдим иткән чорда яшибез. Иртән тиз-тиз эшкә йөгерәбез, кич эштән кайтабыз, ял көннәрендә кибеткә, базарга...

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Изгелек кәрҗине дигән хәйрия марафоны игълан итә.

Кайчандыр халык бер-берсенә ярдәмчел булган. Бу шулай булырга тиеш итеп кабул ителгән. Ул вакытлардан соң бик күп нәрсәләр үзгәрде. Без үз кагыйдәләрен тәкъдим иткән чорда яшибез. Иртән тиз-тиз эшкә йөгерәбез, кич эштән кайтабыз, ял көннәрендә кибеткә, базарга чабабыз,кредитка йорт кирәк-яраклары алабыз. Һәм "Кем күпме булдыра ала, ипилек кенә акча бир әле"- дигәнне ишетеп, сискәнеп китәбез. Мөгаен, безнең күбебез хәер сорашучыларга ярдәм итәргә кирәкми, аңа эшкә урнашсыннар дигән карашта торабыз. Барысы да шулай. Нәрсәгә әле урамда хәер сорашучыга эшкә урнашмаска: йөк төяүче я урам себерүче булып? Чынлыкта, аларга ярдәм итүдән баш тартып, без әйләнә-тирәбездә чынлап та ярдәмгә мохтаҗлар барын онытып ташлыйбыз. Без яши торшган җәмгыятьтә ярдәмгә мохтаҗ булып та, ярдәм кулы сорамый торганнар да бар.

Изгелек кәрҗине марафоны уңаеннан, шәһәребезнең барлык төр оешма җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен мохтаҗларга әйберләр җыюда катнашуларын сорыйбыз. Районыбыз халкын яңа яки кулланышта булган, ләкин бүгенге монда үзегез кулланмый торган әйберләр белән бүлешергә чакырабыз.(өс киемнәре, аяк киемнәре, урын-җир кирәк-яраклары, йорт җиһазлары, көнкүреш җиһазлары). Ләкин бер үтенечебез бар, әйберләр чиста, тапсыз булсыннар иде. Хәйрия марафоны ел дәвамында узачак. Изгелек әйберләре һәр көнне "гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү" бүлегендә (элеккеге "Забота кибете) җыела һәм шунда мохтаҗларга таратыла.

"Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү" бүлегенең адресы: Минзәлә шәһәре, Коммунистлар урамы, 11 нче йорт. Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 3-13-43, 3-17-40.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев