Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләлеләр Мәүлид бәйрәмен каршылыйлар

    Һиҗри ел буенча Рабигүл әүвәл ае, ягъни Мәүлид ае бара. Мәүлид гарәпчәдән туган көн дип тәрҗемә ителә. Мәүлид бәйрәме рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә билгеләп үтелә. 2015 елның 2-3 гыйнварда Мәүлид бәйрәме, бу - сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәләмнең туган көне. Сабый баланың дөньяга аваз салуы - аның әти-әнисе һәм...

    Һиҗри ел буенча Рабигүл әүвәл ае, ягъни Мәүлид ае бара. Мәүлид гарәпчәдән туган көн дип тәрҗемә ителә. Мәүлид бәйрәме рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә билгеләп үтелә. 2015 елның 2-3 гыйнварда Мәүлид бәйрәме, бу - сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәләмнең туган көне. Сабый баланың дөньяга аваз салуы - аның әти-әнисе һәм туганнары өчен куанычлы вакыйга. Ә пәйгамбәр туу ул - бөтен дөнья өчен шатлык.

    «Бу - бөтен дөнья мөселманнарының дөнья вә ахирәт сәгадәтләренә сәбәп булган Мөхәммәд (сгв) пәйгамбәрнең туган көне. Ул миляди елы белән 570 елда 27 апрельдә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә дөньяга килгән (632 елда вафат булган)», - дип язылган «Ислам. Белешмә-сүзлек»тә.

    Мөхәммәд (с.г.в.) - Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләр янына җибәрелгән соңгы пәйгамбәр. Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү - барлык мөселман халыкларына хас дини гореф-гадәтләрнең берсе. Бу көнне Пәйгамбәребез хөрмәтенә мәҗлесләр үткәрәләр. Ул мәҗлесләрне беренче тапкыр XII-XIII нче гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар.

    Мәүлид бәйрәмендә республикабыз мәчетләрендә күп санлы дини кичәләр уздырыла. Бу көнне пәйгамбәргә багышлап вәгазьләр, Коръәннән аятьләр укыла һәм пәйгамбәребез рухына дога кылына, шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә, хәер таратыла. Шулай ук рәсүлуллаһны мактап язган шигырьләр сөйләү, мөнәҗәтләр әйтү, аның башыннан кичкән хәлләрне укып, хөрмәтләп искә төшерү дә - күркәм эшләрдән санала. Мәүлидне бәйрәм итүнең балалар өчен тәрбияви ягы да бар, чөнки бу көнне алар Пәйгамбәребез (сгв) турында еш ишетәләр, ә аның тормышын чагылдырган хикәятләр балаларны илһамландыра, күңелләрен баета. Мәүлид бәйрәменә төрле хәләл ризыклар әзерләнә, мохтаҗларга, ятимнәргә сәдакалар бирелә. Бу изге гамәлләрне кылган мөселманнар савапка ирешер, иншә Аллаһ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: