Минзәлә
  • Рус Тат
  • Миңсылу һәм Фәйрүзәгә тиңнәр юк

    Үз группасындагы сыерлардан тулай савым буенча 2012 елда "Вамин-Минзәлә" агрофирмасы Якты юл бүлекчәсе савымчыларына тиңнәр булмады.

    Миңсылу Мингалимова узган ел барысы 259,3 тонна, ә Фәйрүзә Шафиуллина 253,8 тонна сөт сауган. Өченче урында "Чулман" агрофирмасы Куйбышев бүлекчәсе савымчысы Валентина Хаердинова, ул үз группасындагы сыерлардан 214 тонна сөт сауган. "Вамин-Минзәлә" агрофирмасы Мәлкән бүлекчәсе савымчысы Ирина Әхмәтова ул 191 тонна сөт савып дүртенче урынны били.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: