Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Мәүлид – 2018: билгеләп үтү көне, традицияләр һәм үзенчәлекләр

Мәүлид - туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Бу көнне мөселманнар Мәүлид кичәсе - дөньяга соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) туган көнен билгеләп үтәләр.

Пәйгамбәребезнең туган вакыты милади исәпнең 571 елына туры килә. Мәүлид - рабигыләүвәл аеның 11-12нче көннәре арасындагы кичә.
Минзәлә мәчете имам-хатыйбы Рәмзил хәзрәт Садыков әлеге бәйрәм хакында түбәндәгеләрне сөйләде:
- Мәүлид кичәсенең (быел ул 19 ноябрь) аерым кыла торган гыйбадәте юк. Әмма бу көнне Пәйгамбәребез хөрмәтенә салаватлар уку, аның рухына багышлап догалар уку бик саваплы һәм мөһим эш була. Пәйгамберебезнең никадәр хөрмәткә ия икәнен аңлар өчен, Коръәннән: "Ий, Мөхәммәд, Без Сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек" (Әл-Әнбия/Пәйгамбәрләр сурәсе, 21:107) аятен искә төшерү дә җитә. Бу көнне уразада үткәрү хәерле. Бер-береңә кунакка барып, әлеге бәйрәм хөрмәтенә ашлар үткәрү дә күркәм эш.
Иң мөһиме – шушы бәйрәм көнне бер-береңә мөмкин кадәр яхшылык эшләп калырга тырышырга, һәм шул ук вакытта Ислам дине һәрдаим бер-береңә ярдәм итешүгә чакыра икәнне онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев