Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Николаевка авылындагы күпкатлы йортларда яшәүчеләр ремонт көтә

Menzela.ru сайтына Игорь түбәндәге соравын юллаган: "Районыбызның Николаевка авылындагы күпфатирлы йортларда су юк, канализация эшләми. Кайчан ремонт һәм торгызу эшләре башланыр икән?" Әлеге сорауга Николаевка авыл җирлеге башлыгы Әскать Нуриев түбәндәгечә җавап бирде: -Күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт үткәрү чиратын билгеләү тәртибе ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 декабрендагы...

Menzela.ru сайтына Игорь түбәндәге соравын юллаган: "Районыбызның Николаевка авылындагы күпфатирлы йортларда су юк, канализация эшләми. Кайчан ремонт һәм торгызу эшләре башланыр икән?"

Әлеге сорауга Николаевка авыл җирлеге башлыгы Әскать Нуриев түбәндәгечә җавап бирде:

-Күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт үткәрү чиратын билгеләү тәртибе ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 декабрендагы 1132 нче санлы карары белән билгеләнгән. Әлеге карар нигезендә торак фонд мониторингы системасына Минзәлә муниципаль районындагы күпфатирлы йортларның конструктив элементлары буенча мәгълүмат кертелгән иде һәм шушы система тарафыннан күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясау буенча муниципаль программа формалаштырыла.

Министрлар Кабинетының 1146 нчы санлы карары белән ТР территориясендәге күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясау буенча 2014-2043 елларга региональ программа расланды. Шушы программа нигезендә Николаевка авылындагы күпфатирлы йортларга капремонт 2018 елга планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев