Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Профилактика яхшы оештырылсын

Бүген район администраиясенең утырышлар залында Минзәлә муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссиянең утырышы булып үтте. Аның эшендә районның мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, гадәттән тыш хәлләр, хастаханә, полиция, социаль яклау бүлеге җитәкчеләре һәм башка тармак вәкилләре катнаштылар. Әлеге утырышны Минзәлә муниципаль районы башлыгы урынбасары, районда хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе рәисе урынбасары Камил Нәҗмиев алып барды.

Утырышта Җәмәгать урыннарында һәм урамнардагы оператив хәлнең торышы, Минзәлә муниципаль районы территориясендә  “Куркынычсыз шәһәр” комплексының үсеше турында Россия эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча полиция начальнигы Евгений Клещевников чыгыш ясады. Ул үз чыгышында быелның 10 айлык эш нәтиҗәләренә тукталды. Район җирлегендә 236 җинаять теркәлгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7,8 процентка күбрәк. Җинаятьләрне ачу 68,3 процент. Җинаятьләрнең күп өлеше шәһәргә туры килә: 122 җинаять эшләнгән, ә авыл җирлекләрендә бу сан 114 тәшкил итә. 236 җинаятьнең 37се җәмәгать урыннарында кылынган Районда 20 ДНД(ирекле халык дружиналары) отряды шөгыльләнә, шуның 112әгъзасы шәһәрдә, 57се авыл җирлекләрендә. Ирекле халык дружиналары җәмәгать тәртибен саклауда саллы гына өлеш кертә. Төрле административ хокук бозуларны вак урлашулар тәшкил итә, шәһәребезнең супермаркетларында 69 хокук бозу теркәлгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 42гә артык.  Супермаркетлар видео камералар белән коралланган булсалар да алардан караклар товарларны чәлдерәләр. Хокук бозучыларга 145 мең сум күләмендә штраф салынган, шуның 87 мең сумы түләтелгән.  Шәһәребездә халык күп җыелган урамнарда урамнарда 33 берәмлек видео күзәтү җайланмасы куелды, аны полициянең дежур бүлекчәсе даими күзәтеп тора. Күп катлы йортларга һәм йорт территорияләренә, уен мәйданчыкларына 21 берәмлек күзәтү камерасы урнаштырылды. Күзәтү камераларыннан алынган хокук бозу буенча 38 административ протокол төзелде.Авыл җирлекләрендә, терлекчелек комплексларында, шәхси хуҗалыклардан терлек урлау очраклары артты. Быелның ел башыннан 93 берәмлек чит милекне урлау очрагы теркәлеп, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 58гә артты. 
Минзәлә РУЭСы җитәкчесе Артур Сизов республиканың “Куркынычсыз шәһәр” проекты кысаларында 2017 елдан алып 34 камера куелуын, шәһәр бюджеты хисабына-14, шәһәребезнең оешма-предприятиеләре финанслау буенча 13 берәмлек камера куелуын азсызыклап үтте. Хәзерге вакытта Мирный киселеше чатына, Изыскательләр бистәсенең 8 номерлы балалар бакчасы камералар куела. Тиздән тагы өстәмә  5 камера кую буенча эшләр башланачак. Болар: Сабантуй мәйданын территориясенә-3, “Лесной” чишмәсенә һәм “Олимпиец”лагеры территориясенә берәр камера урнаштыру планлаштырыла. Шәһәребездә “Куркынычсыз ишек алды” проекты кысаларында күп катлы йорт территорияләренә, балалар уйный торган мәйданчыкларга 21 берәмлек камера урнаштырылды. Шәһәребездә  алмагачларны караклардан саклау максатыннан мәйдан тирәли камералар куелды.  Камералар мәйданда йөргән кешеләрнең, терлекләрнең һәр адымын язып бара, хокук бозучыларны терки.
”Татмедиа” АҖ Минзәлә- информ җитәкчесе Илдус Шагиев шәһәребездә күзәтү җайланмалары куелгач анда  яшәүче гражданнарның менталитеты һәм культурасы күтәрелде, җинаятьчелек тә кими бара, хокук бозуларны профилактикалау максатыннан полиция, оешма-предприятие җитәкчеләрен мәгълүматны тиз арада “Минзәлә-информ” бирергә, бүгенге җитәкчеләрне  актив булырга чакырды.
Минзәлә район Советының гомуми бүлеге баш белгече Ландыш Исакаева Минзәлә районында хокук бозуларны профилактикалау, җинаятьчелекне, наркоманияне, законлы булмаган миграцияне киметү максатыннан шактый эшләр эшләнүен билгеләп үтте. Әлеге максатларда соңгы 4 ел эчендә бюджеттан 17942 мең сум күләмендә акча бүленгән. Ул наркотик һәм психотропик матдәләр кулланган кешеләрне тикшерү өчен җиһазлар һәм тотылган материаллар буенча финанс мәсьәләсен хәл итәсе бар дип ассызыклады. Гомумән алганда район җирлегендә хокук бозуларны профилактикалау программасы тулысынча тормышка ашырыла.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев