Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Һәр минзәләле өчен Интернетка тоташу мөмкинлеге булачак

"Таттелеком" ААҖ хезмәтләрен сыйфатлы тапшыру, шулай ук яңа абонентларны тоташтыру мөмкинлеге булсын өчен быел Тегермәнче, Гөлек, Усай авылларында яңа тапшыру үзәкләре куллануга тапшырылды, шулай ук Изыскательләр урамындагы 3/16, 3/16А йортларына "Оптика йортка" технологиясе буенча йорт тапшыру челтәре төзелде. Агымдагы елда 11 торак пунктта: Белопахотный, Усай, Хуҗәмәт, Яңа Мәлкән, Дружба, Иске...

"Таттелеком" ААҖ хезмәтләрен сыйфатлы тапшыру, шулай ук яңа абонентларны тоташтыру мөмкинлеге булсын өчен быел Тегермәнче, Гөлек, Усай авылларында яңа тапшыру үзәкләре куллануга тапшырылды, шулай ук Изыскательләр урамындагы 3/16, 3/16А йортларына "Оптика йортка" технологиясе буенча йорт тапшыру челтәре төзелде.

Агымдагы елда 11 торак пунктта: Белопахотный, Усай, Хуҗәмәт, Яңа Мәлкән, Дружба, Иске Маҗын, Аю, Иске Александровка, Кадрәк, Степановка авылларында, Минзәлә үзәгендә "Смартс-Казан" ЯАҖ база станциясен (БС) төзү, Садакта тапшыру үзәге, Яңа Мәлкәндә җепселле-оптик элемтә линиясен (ВОЛС) төзеп бетерү планлаштырыла.

ВОЛС төзелеше объектлары авыл хуҗалыгы техникумында, суд, прокуратура биналарында, "Салават" сәүдә үзәгендә, аэроклубта (КТВ) чиратлап куллануга тапшырылачак.

Редакция РУЭСның яңа җитәкчесе Дмитрий Мурылевка рәхмәтле. Сүзендә торды: бер ай эчендә җепселле-оптика элемтә линиясен безнең бинага керттерде. Трафик өчен түләүләр артса да, безнең кебек электрон мәгълүматның төрле формаларын кулланучы оешмага эш шартлары шактый җиңеләйде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X