Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Һәр сыердан көнлек савымны 12-13 килограммга җиткерергә – Минзәлә терлекчеләренә шундый бурыч куелды

"Просто молоко" идарәче компаниясенең АПК идарәсе начальнигы Минсәгыйрь Нуретдинов "Чулман" агрофирмасының "Байлар" хуҗалыгы терлекчелек комплексында район хуҗалыклары, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр каршында ясаган чыгышында: "Күңел биреп эшләү җитми", диде. -6-7 кг сөт саву - хурлык, хәтта 10 кг сөт алу да бүгенге шартларда канәгатьләнерлек түгел. Һәр сыер савучы, терлекче 100...

"Просто молоко" идарәче компаниясенең АПК идарәсе начальнигы Минсәгыйрь Нуретдинов "Чулман" агрофирмасының "Байлар" хуҗалыгы терлекчелек комплексында район хуҗалыклары, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр каршында ясаган чыгышында: "Күңел биреп эшләү җитми", диде.

-6-7 кг сөт саву - хурлык, хәтта 10 кг сөт алу да бүгенге шартларда канәгатьләнерлек түгел. Һәр сыер савучы, терлекче 100 процентка эшләсен өчен биредә катнашучы җитәкчеләр 200 процентка эшләргә тиеш. Икенче тапкыр килүемә, 12-13 кг сөт савылырга тиеш, - дип йөкләмә бирде Минсәгыйрь Гайсович.

-Ай саен килеп, Минсәгыйрь Гайсович безнең хуҗалыкларны карап йөриячәк, ә без исә атна саен эш барышын тикшерәчәкбез. Җирлекләрдә барган социаль объектларны ремонтлау барышында сүтелгәннән калган иске материалларны нәкъ менә АПК, фермаларны төзекләндерү юнәлешендә тотарга кирәк. Тулбай, Александровка, "Куйбышев" фермаларында бу эшне төгәлләргә вакыт. Югары материяләр хакында сүз алып барырга иртәрәк, әмма бүгенге көндә малларның баш санын киметмәү, технологияләрне саклау зарур. Килделәр дә киттеләр, алга таба да шулай дәвам итәчәк дигән фикер, ялгыш, мәсьәлә күпкә җитди, - дип өстәде район башлыгы Айдар Салахов.

Һәрбер хуҗалыкта нинди дә булса яңалык күрсәтелә, бу хуҗалыкта семинарда катнашучылар өчен укулар ташланган сыерлар бүлегендә дәвам итте. Бу бүлек өчен аерым җаваплы белгеч булмау сәбәпле, кимчелекләр дә шуннан башлана икән. Бозауларны дөрес итеп кабул итү, сыерларга җылы су эчертү зарур, бухгалтерлар контроль үлчәү уздырсыннар. Дөрестән дә 700 грамм үсеш бармы? Алга таба район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов бер хуҗалыкта 38 айлык тананың әле бер тапкыр да бозауламавын (гәрчә тана 36 айлык булганда икенче тапкыр бозуларга тиеш булса да) ачынып әйтте, күпме сөт югалтуны исәпләп чыгарды.

Минзәлә дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре семинарда катнашучыларга маститны ачыклауны айга бер тапкыр уздыру зарурлыгы хакында искәрттеләр. Сыерларның мөгезләрен кисү ысулын да күрсәттеләр бу хуҗалыкта.

Белгечләр сөйләгән таләпләрне үтәми генә тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмаячагын һәркем яхшы аңлый. Әмма бирегә килгән халыкның күбесе үзара аралашуга өстенлек биреп, бер читтә торуны кулайрак күрде. Аларның битарафлыгына җавап итеп, Юрий Мусаевич, 1 нче майдан соң икенче төрле сөйләшү булачак, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев