Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Садак бистәсендә төзелүче яңа балалар бакчасының икенче каты күтәрелеп килә

Садак бистәсенең Сугышчан-интернационалистлар урамында төзелүче балалар бакчасында эш тулы көченә бара. Хәзер төзүчеләр эчке эшләрне монтажлау һәм икенче катның тышкы стеналарын күтәрү белән шөгыльләнәләр, параллель рәвештә бинага электр да кертелә. Һәр группадан запас чыгу ишеге булачак, андый чыгу урыннары барысы - 8. Балалар бакчасы ике блоктан торачак. А блогындагы группалар...

Садак бистәсенең Сугышчан-интернационалистлар урамында төзелүче балалар бакчасында эш тулы көченә бара.

Хәзер төзүчеләр эчке эшләрне монтажлау һәм икенче катның тышкы стеналарын күтәрү белән шөгыльләнәләр, параллель рәвештә бинага электр да кертелә. Һәр группадан запас чыгу ишеге булачак, андый чыгу урыннары барысы - 8. Балалар бакчасы ике блоктан торачак. А блогындагы группалар бүлмәсе, ашау тарату бүлмәсе һәм санузел инде әзер. Ике блок арасында урын бар. Анда кер юу бүлмәсе, татар теле кабинеты урнашачак, ягъни ул административ блок булачак. Беренче катта пластик тәрәзәләр куела.

Төзелештә йөздән артык кеше катнаша, нигездә, күбесе минзәләлеләр. Шулай ук башка шәһәрдән килгән эшче бригадалар да бар. Әлеге зур төзелеш белән баш инженер Александр Сидоров җитәкчелек итә. "Гарант плюс" оешмасы җитәкчесе Николай Секунов төзелеш эшләрен генә түгел, материаллар кайтару, эшчеләрне ашату мәсьәләләрен дә кайгырта. "Берлога" кафесы төзүчеләрне тәмле ашлар белән сыйлый.

Безнең белешмә

11 нче санлы балалар бакчасы вазыйфаларын башкаручы Надежда Калинина хәбәр иткәнчә, бакча җиһазларына да заказ бирелгән. Ә хезмәткәрләр штаты 1 нче сентябрьгә тупланып бетәчәк. Бүгенге көнгә ике дистәдән артык ата-ана балаларын бакчага урнаштыру өчен гариза биргәннәр инде.

Рәсемдә: яңа 11 нче санлы балалар бакчасы менә шулай булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев