Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Шатлык алып килсен Яңа ел!

Хөрмәтле минзәләлеләр, башка еллардан аермалы буларак, быел шәһәребездә Яңа ел ёлкалары күбрәк урында куелды, әлеге Яңа ел ёлкалары 24 декабрьдә түбәндәге сәгатьләрдә ачыла:

Атлар мәйданында (К.Маркс урамы,70) - 16.00 сәгатьтә (җаваплы - СОШ №1);

Нефтьчеләр бистәсендә (спортзал янында) - 16.30 сәгатьтә (җаваплы - яшьләр күппрофильле үзәге);

Нефтьчеләр паркында - 17.00 сәгатьтә (СОШ №3 җаваплы);

Садак бистәсендә - 17.30 сәгатьтә (СОШ №2 җаваплы).

Шушы ук көнне 18.00 сәгатьтә Боз сарае янындагы һәм район мәдәният сарае янындагы Үзәк ёлканың утлары кабызылачак. Аларны ачу традиция буенча 31 декабрьдә була: Боз сарае янындагы ёлка - 18.00 сәгатьтә, Үзәк ёлка - 18.30 сәгатьтә. Аларны ачканда бәйрәм салюты да булачак.

25 декабрьдә, 18.00 сәгатьтә, Район мәдәният сараенда Яңа елга багышланган бәйрәм концерты була.

Хөрмәтле минзәләлеләр, кадерле кунаклар, сезне Яңа ел чараларында күрүебезгә без бик шат булачакбыз, рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X