Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Шәһәрдәге юлларны "ямыйлар"

15 апрельдән 15 майга кадәр юлларда авыр йөк транспортына чикләүләр кертелү белән беррәттән кышкы чордан һәм язгы кар суларыннан соң урыны белән чокырланып калган юлларны "ямау" эшләре башланып китте. -Апрель, июнь айларында шәһәр урамнарында барачак мондый ремонт эшләренә җирле бюджеттан 850 мең сум акча бүлеп бирелде. Әлеге суммага башкарылачак эш...

15 апрельдән 15 майга кадәр юлларда авыр йөк транспортына чикләүләр кертелү белән беррәттән кышкы чордан һәм язгы кар суларыннан соң урыны белән чокырланып калган юлларны "ямау" эшләре башланып китте.

-Апрель, июнь айларында шәһәр урамнарында барачак мондый ремонт эшләренә җирле бюджеттан 850 мең сум акча бүлеп бирелде. Әлеге суммага башкарылачак эш күләме 1000 кв.м тәшкил итә, - диде "Чиста шәһәр" МУП директоры Алексей Вышенский.

Юл эшчеләре әлеге эшне шәһәрнең Чаллы трактындагы, К.Маркс урамындагы юлларын ремонтлаудан башлап җибәрделәр. Юллардагы чокыр-чакырларны ямау эшләре шулай ук Чернышевский, Тукай, Гоголь, Комсомольская, Изыскательләр, Октябрьская, М.Җәлил урамнарында да алып барылачак.

-Асфальт-ком катнашмасын Чаллыдан алып кайтабыз, - диде Алексей Евгеньевич. Аннары ул әлеге эшкә каток, компрессор, фрез тагылган МТЗ-80 тракторы кебек техника җәлеп ителүе, юлларны "ямауда"мастер Сергей Захаров җитәкчелегендә шушы техниканы иярләүче машинистлар Александр Еньков, Александр Невзоров, механизатор Валерий Горбуновның, юл эшчеләре Анатолий Тарасов, Андрей Михайлов, Дмитрий Кузьминның тырыш хезмәтләрен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев