Снегоходың тәртиптәме?
Минзәләлеләрнең күбесе җир өсте ак карга күмелүгә снегоходларда йөрүне түземсезлек белән көтәләр, чөнки снегоходларда йөрү зур канәгатьлек китерә. Әмма Гостехнадзор органнары тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр шуны күрсәтә, снегоходларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен сакламаучылар бар. Әлеге техника хуҗалары аны тиешле срокларда теркәмиләр, техник күзәтү үткәрелми, аны йөртү өчен категорияләре дә булмый, булган очракта үзләре...
Минзәләлеләрнең күбесе җир өсте ак карга күмелүгә снегоходларда йөрүне түземсезлек белән көтәләр, чөнки снегоходларда йөрү зур канәгатьлек китерә. Әмма Гостехнадзор органнары тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр шуны күрсәтә, снегоходларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен сакламаучылар бар.
Әлеге техника хуҗалары аны тиешле срокларда теркәмиләр, техник күзәтү үткәрелми, аны йөртү өчен категорияләре дә булмый, булган очракта үзләре белән моны дәлилләүче документларын йөртмиләр. Бу төр транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә тиешле таләпләр үтәлүен тәэмин итү максатын күздә тотып, республика, шул исәптән безнең район буенча февраль азагына кадәр "Снегоход-2014" операциясе үткәрелә. Мондый рейдлар ЮХИДИ, МЧС, аучылык службалары хезмәткәрләре белән бергәләп үткәрелә. Тиешле таләпләрне бозучылар ачыкланганда аларга карата законда каралган чаралар кулланылачак, дип хәбәр итә ТР Гостехнадзорының Минзәлә шәһәре һәм районы буенча бүлек начальнигы Ринат Гыйльманов.
Сан
Минзәлә районында 100 берәмлек снегоход исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев