Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Табигатьне бергәләп саклыйк

Ел саен 12 май көнне Экологик белем көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең максаты - кешелек эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә экологик белемне актуальләштерү. Шушы уңайдан республикабызның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында төрле экологик акцияләр үткәрелә: күргәзмәләр оештырыла, конференцияләр һәм конкурслар шуңа багышлана, елга һәм сулыклар ярларын чистарту, паркларны җыештыру, территорияләрне яшелләндерү буенча чаралар...

Ел саен 12 май көнне Экологик белем көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең максаты - кешелек эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә экологик белемне актуальләштерү.

Шушы уңайдан республикабызның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында төрле экологик акцияләр үткәрелә: күргәзмәләр оештырыла, конференцияләр һәм конкурслар шуңа багышлана, елга һәм сулыклар ярларын чистарту, паркларны җыештыру, территорияләрне яшелләндерү буенча чаралар уза. Әлеге бәйрәм табигатьне саклау идеясен алга этәрүдә катнашучы һәркемгә кагыла.

Экологик белемгә килсәк, аның әһәмиятен бәяләп булмый, чөнки экологияк белеме булган кеше генә табигатебезгә салына торган зыянның нинди нәтиҗәләргә китерүен, мондый аяныч хәлләрдән ничек арынырга мөмкин булуын аңлый. Шуңа күрә экологик белем көненең максаты - экологик культура формалаштыру.

Безнең районыбызда "Бердәм экология дәресе" акциясе кысаларында гомуми белем бирү учреждениеләрендә уздырылучы экологик дәрес Николаевка төп гомуми белем мәктәбендә дә узды. Әлеге акция кысаларында укытучы Ирина Лапшина башлангыч сыйныфлар укучылары белән экологик темага әңгәмә үткәрде, презентация күрсәтте, аннары шушы тема буенча уен оештырылды.

Безнең белешмә

"Экологик белем бирү" термины беренче тапкыр 1970 елда Халыкара табигатьне саклау союзы тарафыннан оештырылган конференциядә кертелде. 2013 ел дәвамында шушы союз вәкилләре башкалабыз Казанга берничә тапкыр эшлекле визит белән килделәр, килүләренең максаты экосистемалар белән идарә итү буенча 2015 елда Казанда Беренче Бөтендөнья Конгрессы оештыру мәсьәләләренә кагылышлы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев