Минзәлә
  • Рус Тат
  • Тупач авылы ничек туган

    Без хәзер яшәп яткан һәм инде юкка чыккан авылларыбызның барысы турында да үзебезгә мәгълүм булганнарны укучыларыбызга ирештердек кебек. Әмма, Ходайга шөкер, авылларыбыз тарихының кайбер яңарак мизгелләре ачыклана тора. Бүген сүзебез аларның берсенә - Тупач авылы тарихының баштагы чорына кагылышлы. Әүвәл профессор Гомәр Саттаровның авыл атамасына биргән аңлатмасын хәтеребездә яңартыйк. Тупач...

    Без хәзер яшәп яткан һәм инде юкка чыккан авылларыбызның барысы турында да үзебезгә мәгълүм булганнарны укучыларыбызга ирештердек кебек. Әмма, Ходайга шөкер, авылларыбыз тарихының кайбер яңарак мизгелләре ачыклана тора. Бүген сүзебез аларның берсенә - Тупач авылы тарихының баштагы чорына кагылышлы.

    Әүвәл профессор Гомәр Саттаровның авыл атамасына биргән аңлатмасын хәтеребездә яңартыйк. Тупач "туп кебек тулы, түгәрәк бала. Туп сүзенә антропнимик - ач кушымчасы ялгап ясалган борынгы исем", - ди галим.

    Тупач авылы тарихында күбебезгә моңарчы билгеле булмаган бер хәл, авыл кешеләренең башкорт саналып йөртелүе, аларның да беразының вотчина хуҗалары булуын, күбесенең беренчеләренең өйдәшләре хокукында гомер итүләрен әйтергә кирәк.

    Вакыйгаларның, аларны хәбәр итүче мәгълүматларның үз чиратлары белән сөйләп карыйк. 1795 елда үткән чираттагы V ревизия вакытында авылдагы 19 хуҗалыкта барысы 95 кеше исәпкә алынган. Шуларның 45е ир-атлар. Әмма авыл кешеләренең милләтләре күрсәтелми.

    VI ревизиядә (1811 ел) авылда исәпкә алынган типтәрләр генә мәгълүм: 8 ир-ат һәм 10 хатын-кыз булган алар.

    Элегрәк, 2010 елга чаклы, Башкортстан галиме Ә.Әсфәндияровның "Аулы Мензелинских башкир" (Уфа, 2009, 600 бит) хезмәте дөнья күргәнче, 1834 елда үткән VIII ревизиядә Тупач авылында 95 ир-ат яшәп ятуы мәгълүм иде. Аларның да өчесенең кыргыз милләтеннән булулары хәбәр ителгән, ә берсе 10 елгы салымнар түләүдән дә азат булган әле. Башкортстан галиме үз хезмәтендә Тупач авылында Кыргыз вулысының ябалак түбәсе башкортлары саналган 120 кеше исәпкә алынган булуы, аларның 20се вотчина хуҗалары, калганнарының беренчеләренең өйдәшләре хокукында көн күрүләре хакында хәбәр иткән. Галим кантуннар чорында тупачлыларның 9 нчы Йортта (Йорт - без белгән "дом" түгел, ә Юрт - берничә авылны берләштергән берләшмә. Минзәлә кантунында башта 25 Юрт булган. Аннары тагы да арткан) исәптә йөртелгән булуларын да искәртә.

    Башкортстан галименең тагын бер белдерүе игътибар сорый. Тупачлылар әүвәл типтәрләр саналган, аннары казна крәстиәннәре катлавына кертелгәннәр, ди ул. Аннан соң исә, галим хезмәтеннән күренгәнчә, башкорт саналып йөртелгән вакыты да булган булып чыга.

    1848 елда авылдагы 45 йортта 229 кеше гомер сөргән. 1859 елгы Х ревизия скаскаларына авылның 285 кешесе теркәлгән, шуларның 141е ир-атлар.

    Аннан соңгы елларда авылда халык санының үзгәреп торуы түбәндәге саннар белән характерлана: 1870 елда авылда 306 кеше яшәгән булса,1884 елда ул 434, 1897 елда - 584, 1902 елда - 329 ир-ат, 1905 елда - барысы 659, 1913 елда - 812, 1920 елда - 912, 1921 елга аяк басканда 1011 кешегә җиткән. Һәм бу авылда халык санының безгә мәгълүм иң югары күрсәткече дә. Аннан соңгы елларда күрсәткечләр берничә ел арта төшсә, аннары кимү ягына юнәлеш алган. 1922 елда авылда яшәүчеләр 620 кеше булса, 1926 елда - 756, 1939 елда - 735, 1944 елда - 703, 1957 елда - 602, 1959 елда - 640, 1977 елда - 515, 1979 елда - 467, 1989 елда - 344, 1994 елда - 357, 2011 ел башында 107 хуҗалыкта 224 кеше яшәп калган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: