Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Яңа юнәлеш уңышларга этәрә

- Безнең предприятие төп эшчәнлегебез булган күчемсез милек обьектларын инвентаризацияләүдән тыш җир участокларын ызанлау, аларны кадастр учетына кую кебек эшләрне дә башкара. Эшчәнлегебезнең әлеге төрләрен алып баруда заманча җайланмалар, приборлар ярдәм итсә дә, квалификацияле белгечләр төп көчебез безнең, алар җилкәсенә мөһим роль туры килә, - ди БТИның Минзәлә участогы начальнигы...

- Безнең предприятие төп эшчәнлегебез булган күчемсез милек обьектларын инвентаризацияләүдән тыш җир участокларын ызанлау, аларны кадастр учетына кую кебек эшләрне дә башкара. Эшчәнлегебезнең әлеге төрләрен алып баруда заманча җайланмалар, приборлар ярдәм итсә дә, квалификацияле белгечләр төп көчебез безнең, алар җилкәсенә мөһим роль туры килә, - ди БТИның Минзәлә участогы начальнигы Татьяна Петрова һәм иң беренче чиратта шундый белгечләрнең берсе - кадастр инженеры-геодезист Эмиль Абдуллин исемен атады.

Югары белемле белгечнең әлеге предприятиегә килүен коллективта зур табышка тиңлиләр.

-Ул безгә эшкә 2012 елда килде. Ипле, клиентлар белән тыныч кына эшләүче, коммуникабельле Эмиль Наилевичка коллективта да хөрмәт белән карыйлар. Безнең предприятие җир төзелеше өлкәсендә республика БТИлары арасында лидерлардан санала. Әйтик, 2012 ел нәтиҗәләре буенча республика БТИ җитәкчелеге тарафыннан безнең предприятиегә шушы өлкәдә иң динамикалы үсешкә ирешкән өчен 15 мең сумлык сертификат тапшырылды. Әлеге уңышларыбызны Эмильнең килүе белән бәйлибез, аның эш нәтиҗәсенең йогынтысы зур монда, - диеп предприятиенең эшчәнлегендә Эмиль Абдуллинның өлешен билгеләп үтте Татьяна Ефремовна.

Үз эшенең нечкәлекләрен яхшы белүче, белемле, пунктуаль белгеч республика БТИ җитәкчелегенең дә игътибар үзәгендә, хәтта аны катлаулы объектларның топографик съемкаларын ясарга кирәк булганда күрше районнарга да чакырып алалар. Эмиль белән җир төзелеше, шуңа кагылышлы проблемалар хакында сөйләшәбез.

-Әгәр җир участогы яңа оешкан икән, анда гадәттә проблемалар булмый, ә менә элеккеге участоклар буенча хәлләр катлаулы. Чөнки шәһәрдәге җирләр координатлар системасы буенча дөрес бармый, бу исә йорт хуҗаларына күчемсез милекләрен рәсмиләштерү эшен катлауландыра. Моның сәбәбләренең берсе кайчандыр инвентаризация ясауның дөрес башкарылмавында булырга мөмкин, - ди ул.

Предприятиедә моңарчы җир эшләрен башкарганда тахеометрдан файдалансалар, хәзер исә Эмиль GPS спутник приборы белән эш итә. "Шәһәрдәге җир участокларын ызанлау кирәк булса, тахеометр белән көн буена 1 участокны ызанласаң, GPS ярдәмендә 10-15 участокны ызанларга мөмкин",дип заманча приборның өстенлеге турында әйтеп үтте ул.

Эмиль гаиләсендә дә үрнәк әти. Район үзәк хастаханәсендә медицина статистигы булып эшләүче хатыны Динара белән ике кыз үстерәләр.

Безнең белешмә

Шушы көннәрдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче инвентаризаторлар авыл җирлекләре белән дә тыгыз элемтәдә эшлиләр.

-Җир төзелеше эшчәнлеге күпкырлы: әйтик, күпбалалы гаиләләргә бирелгән җир участоклары, пай җирләре, күпкатлы һәм шәхси йортлар урнашкан җирләр, карьерлар, төрле программалар буенча яңа төзелүче социаль-мәдәни объектларның җирләрен ызанлаштырып барыла. Топосъемкалар белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, - дип эшчәнлекләрен яңа юнәлештә дәвам итүләре турында сөйләде Татьяна Петрова.

Сан

БТИ тарафыннан узган ел 382 җир участогына ызанлаштыру үткәрелгән. 2013 елның беренче кварталында бу төр буенча предприятие 330 мең сумлык керем алса, быел шушы чорда ул 601 мең сум тәшкил итә. Бу гомуми керемнең 48% дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X