Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Якын кешегез наркотик кулланмыймы?

Кайбер билгеләр буенча кешенең наркотик куллануын белеп була. Ләкин бу билгеләр буенча төгәл җавапны бары тик белгечләр генә әйтә ала. Вакытында тиешле чаралар күрү өчен, наркотик кулланганда барлыкка килә торган билгеләр турында белеп торырга кирәк. Наркотик куллану билгеләре: баллыны күп ашый, су күп эчә, тән тиресе агара, җәрәхәтләр озак төзәлә,...

Кайбер билгеләр буенча кешенең наркотик куллануын белеп була. Ләкин бу билгеләр буенча төгәл җавапны бары тик белгечләр генә әйтә ала. Вакытында тиешле чаралар күрү өчен, наркотик кулланганда барлыкка килә торган билгеләр турында белеп торырга кирәк.

Наркотик куллану билгеләре: баллыны күп ашый, су күп эчә, тән тиресе агара, җәрәхәтләр озак төзәлә, чит кеше бүлмәгә килеп керү белән телефоннан сөйләшүен туктата, яңа кызыксынуларын, яңа дусларын якын кешеләреннән яшерә, гадәти булмаган күз ялтыравы: яктылыкка бәйсез рәвештә күз алмасы я бик зур, я бик кечкенә, кулларда, аякларда, култык асларында укол ясалган эзләр булу, кан тамырларының зәңгәр булып күренеп торуы, бүлмәдә бикләнеп, качып ятарга ярату, тиз кызып китү, өйдән акча һәм әйберләр югалу.

Наркотик кулланучы кешедә еш очрый торган әйберләр: шприц, энә, төрелгән фольга, утта янып каралган калак, целлофан яки газета төргәге, ачылган калай банка, 0,3 яки0,5 литрлы пластик шешә, кечкенә пыяла савыт, резин жгут, тәмәке тарта торган трубкага охшаган предметлар, аллергиягә каршы кулланыла торган препаратларның буш савытлары, мамык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X