Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Ярлыкау сорый аласыз

21 - 23 март көннәрендә (бәлки 24 мартны да кертеп) 8 дән 18 сәгатька кадәр Казан Аллаһ Анасы иконасы храмында Матрона Московская һәм Аллаһ Чукындыручысы Изге Ионның мәет калдыклары урын алачак. Изге Матрона Московская XX гасырда яшәгән. Ул тумыштан сукыр булса да, кешеләрне һәм аларның гамәлләрен күңел күзе аша күргән....

21 - 23 март көннәрендә (бәлки 24 мартны да кертеп) 8 дән 18 сәгатька кадәр Казан Аллаһ Анасы иконасы храмында Матрона Московская һәм Аллаһ Чукындыручысы Изге Ионның мәет калдыклары урын алачак.

Изге Матрона Московская XX гасырда яшәгән. Ул тумыштан сукыр булса да, кешеләрне һәм аларның гамәлләрен күңел күзе аша күргән. Аңа тормыш кыенлыкларына очраган һәм төрле авыруларга дучар булган кешеләр дога кылырга киләләр. Изге Иоанн Предтеча ИИсус Христосны Иордан елгасы суында чукындырган. Аңа Аллаһ каршында гөнаһлары күп булган кешеләр үзләрен ярлыкауны сорап мөрәҗәгать итәләр, шулай ук Иоанн Чукындыручыга баш авырткан очракта да дога кылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев