Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Юллар яра якты эзләре

Равил Кәшбиев, Наил Гәрәев, Рәис Ясәвиев исемнәрен районыбызда белмәүчеләр юктыр. Нигездә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп, тырыш һәм намуслы хезмәтләре белән районыбыз тарихында якты эзләрен калдырган элеккеге «Якты юл» совхозы хезмәткәрләре алар. Шушы мәрхүмнәр истәлегенә багышлап ел саен спорт турниры үткәрелеп килә. Элеккеге еллардагы кебек, быелгысы да Аю авыл җирлегендә булды....

Равил Кәшбиев, Наил Гәрәев, Рәис Ясәвиев исемнәрен районыбызда белмәүчеләр юктыр. Нигездә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп, тырыш һәм намуслы хезмәтләре белән районыбыз тарихында якты эзләрен калдырган элеккеге «Якты юл» совхозы хезмәткәрләре алар. Шушы мәрхүмнәр истәлегенә багышлап ел саен спорт турниры үткәрелеп килә. Элеккеге еллардагы кебек, быелгысы да Аю авыл җирлегендә булды.

Узган елгылары ничек оешкан төстә, шау-гөр килеп үтсә, быелгысы да шулай үтте. Спорт уеннары турнирында шушы Аю авыл җирлегеннән тыш Мәлкән, Матвеевка, Воровский исемендәге авыл җирлекләре командалары көч сынашырга килгәннәр иде. Спорт уеннарын башлап җибәрү тантанасында «Вамин-Минзәлә», «Чулман» агрофирмалары җитәкчеләре, мәрхүмнәрнең тормыш иптәшләре Антонида Ивановна, Рәвилә Миннәхмәтовна, Илфая Әзгәровна һәм аларның якыннары, дуслары катнашты.

Аю авыл җирлеге башлыгы Илнур Фәррахов командаларны ярыш шартлары белән таныштырды. Спортчылар өстәл теннисы, пневматик винтовкадан ату, автомат сүтеп җыю кебек уеннарда осталыкларын күрсәттеләр, аркан тартышу, армрестлингта көч сынаштылар. Ярышларда үзләренең җитез, көчле, оста булуларын күрсәткән Аю авыл җирлеге командасы беренче урынны яулады, аңа кубок тапшырылды, икенче урында - мәлкәнлеләр, өченче урында - матвеевкалылар. Призлы урыннарны алучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

-Әлеге турнирны уздыруга безнең җирлектән тыш, «Вамин-Минзәлә», «Чулман» агрофирмалары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Якты юл» бүлекчәсе, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, шулай ук гаилә дуслары спонсорлык ярдәме күрсәттеләр, - диде Илнур Фәррахов.

Рәсемдә: пневматик винтовкадан ату ярышларында хатын-кызлар арасында Аю төп гомумбелем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Галимова (уңда ) беренче урынны алды. Ул 3 тапкыр атып, икесендә 10га тигерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев