6 апрель 2023 яңалыклары
-
Минзәлә районында хуҗалыклар язгы чәчүгә әзерләнәләр
Минзәлә районы хуҗалыкларында көзге культуралар-9957, күпьеллык үләннәр-3496 гектарда өстәмә сый алган, шулай ук көзге чәчүлекләр-250, күпьеллык үләннәр-1673 гектарда тырмаланган, дым каплату 2046 гектарда башкарылган.
-
Татарстанда ел башыннан 7000 хатын-кыз йөклелек һәм бала табу буенча пособие алды
Татарстан Социаль фонды ел башыннан йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган 6800 дән артык әнигә йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиесе рәсмиләштерде. Гомумән алганда, ел башыннан аларга 872,3 млн сумнан артык акча күчерелгән.
-
Давлеткулов-Шариповлар гаиләсе «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең зона этабында катнашты
Оештыручылар фестивальнең һәр халыкның милли һәм гаилә традицияләрен саклауда мөһим ролен билгеләп үттеләр.
-
Бикбау авылы зиратында өмә була
Зиратларның чиста, тәртиптә булуы авыл халкының ни дәрәҗәдә әхлаклы булуын күрсәтә. Минзәлә районы Бикбау авылы зираты да авылга кайтучы һәркемне каршы алып озатып кала – ул авыл башында урнашкан.