Композитор Ринат Гобәйдуллин вафат
Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат иткән композитор, "Сердәш" ансамбленең җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллин вафат.
200дән артык җыр авторы Ринат Гобәйдуллинга нибары 65 яшь кенә иде. Кызганыч аның үлеме турында кичә кайгылы хәбәр килеп иреште, машина руле артында барганда аның кинәт кенә йөрәге туктаган, диләр. Ринат Гобәйдуллин Минзәләдән...