Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дәгъвалар тактасы

Алдап киттеләр

Минзәлә район электриклары август аенда Тулбай авылында сроклары чыккан электр баганларын алыштырып кителәр. Сүз дә юк, бик яхшы эшләделәр.

Ә менә безнең өй каршындагы аварийный багананы сентябрь башында алыштырабыз дип баганасын да китереп куйдылар да, вәссәлам. Шуның белән эш бетте. Хәзер ноябрь башына килеп җиттек, һаман да юк, ул багана инде авышып бетте, газ торбасына килеп терәлергә 15 см гына калган. Әгәр өстә тимерчыбык тотып тормаса, әллә кайчан авар иде инде. Кайчан килеп алыштырырлар? Шул хакта район газетасы аша җавап көтәбез.

Рашат Нуриев.

Бу сорау буенча без Район электр челтәрләре җитәкчесе Радик Гайсинга мөрәҗәгать иттек. Ул баганалар алыштыруны подрядчы оешма башкарды, диде һәм автор язган проблеманы аларга хәбәр итәргә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X