Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дәгъвалар тактасы

Без ярдәм итәргә һәрчак әзер

Күптән түгел безнең “Минзәлә-информ” филиалга “Минзәлә”газетасын укучыларыбызның берсе, алай гына түгел, безнең штаттан тыш хәбәрчебез дә Альбина Гайсина килеп керде.

(Минзәлә, 5 июнь, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина)

Бу юлы сезгә ярдәм сорап килдем, диде һәм үзен борчыган хәл турында сәйләде ул.

–Мин  шәһәребезнең Изыскательләр урамы,1/4 йортында яшим. Иске сарайларны сүтеп, ишегалларын төзекләндерделәр, анысы өчен рәхмәтем зур.  Фатирым икенче катта. Безнең йорт янында өч каен үсеп утыра, алар бик карт агачлар инде. Күршеләр сөйләве буенча без торган йорт 1963 елда төзелгән,күршеләрнең берсе –Павел Тимофеев (ул мәрхүм инде) 1967 елда шул каеннарны утырткан булган.  Ул аны матурлык өчен дип изге уйлар белән утырткан булгандыр. Хәзер алар кеше тормышына куркыныч яный. Чөнки нык үстеләр, 5 катлы йорт биеклегендә. Фатирымның өч тәрәзәсе дә шул каеннар ягында. Каеннарның ботаклары тәрәзәләргә, газ казаны торбасына терәлеп, бәрелеп тора, караңгылык тудыру өстенә, көчле җил вакытларында агач сынып фатирга аумаса гына ярар дип куркам. Моннан тыш  балалар мәйданчыгы да, 1/8 йортының парковкасы да якында гына, агач авып берәрсенә зыян салмасын тагын. Әлеге мәсьәлә буенча өченче елымны йөрим, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иттем. Экология ягыннан караганда, киселергә тиеш түгел, дигән җавап та ишеттем. Агач утыртучының ризалыгы кирәк, дигән җавап та булды. Шушы агачларны кисеп булмас иде микән?

Без редакциягә мөрәҗәгать итүче газета укучыларыбның сорауларын җавапсыз калдырмыйбыз, ярдәм итәбез.

Альбина Гайсинаның гозерен шәһәр җитәкчелегенә җиткердек. “Әлеге мәсьәләне өйрәнербез, әгәр таләп ителсә, тиешле чараларны күрербез”, дигән җавап килеп иреште. Ә шушы көннәрдә әлеге мәсьәлә буенча шәһәр башкарма комитетының карары  чыкты. Тирә-юньгә куркыныч янап утырган әлеге агачларны кисүне озакка сузмаслар дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев