Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дәгъвалар тактасы

Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдәмшина элеккеге мәктәп бинасының нигә сүтелүе турында сөйләде

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрнең берсендә Бикбау мәктәбе бинасын сүтүгә кагылышлы фото пәйда булды. Ул гына да түгел, бу вакыйгага карата үзләренең фикерләрен язып комментарийлар язучылар да бар.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен без Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдәмшинага мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгеләрне сөйләде:
–Мәктәп бинасы анда укырга балалар саны аз булгач, 2009 елда ябылды. Шул вакыттан бирле ул файдаланылмыйча торды. Авыл кешеләре бинаны тарткалый-сүтә башладылар. Шул рәвешле ул тарала башлады. Ул чагында бу хәл берәүне дә борчымады. Хәзер ул бала-чага өчен куркыныч объектка әверелде, чөнки җимерелергә дә мөмкин. Шуның өчен район җитәкчелеге бинаны сүтәргә кирәк дигән карарга килде.Үткән шимбәдә мәктәп бинасын бер частник сүтәргә кереште.
Шуны әйтергә кирәк, әлеге бина авыл Советы балансында тормый, шуңа күрә аны сүткәндә чыккан материаллар да бездә калмый, без моңа дәгъва белдерә (претендовать итә) алмыйбыз. Шуңа да карамастан, бинаны сүтүчеләр белән болай дип килешендек: мәктәпне сүтеп бетергәч, ватылган ташлары, 1 машина йөрерлек киңлектә итеп, авылдагы тыкрыкларга салыначак.
Мәктәп территориясендә киләчәктә нәрсә булачак дигән сорау буенча шуны әйтә алам: әлеге җир участогыннан алга таба ничек файдалану буенча берничә төрле фикер бар, кайсысына мөмкинлегебез җитәчәк, шул вариантка тукталырбыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X