Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дәгъвалар тактасы

Изыскательләрдәге капремонтны кайчан дәвам итәрләр?

“Безнең Изыскательләр урамы, 1/2 нче йортның фасадын кайчан тышлый башларлар? Сүтеп, пыр туздырып ташладылар да, хәзер беркем дә күренми. Йортыбыз ике ай шушы хәлдә тора. Ул җимерелеп ташланган балконнар белән күпме яшәргә була. Шәһәр җитәкчелеге күпме вакыт йортыбызның шундый хәлдә торганын белә, күрә микән. Бу безнең йортта яшәүче һәркемнең җан әрнүе. Аноним.”

Социаль челтәрдәге төркемдә калдырылган әлеге сорау буенча без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамиль Ягафаровка мөрәҗәгать иттек һәм түбәндәге җавапны алдык:
–Йортларга капремонт буенча шуны әйтә алам: торги әле үтмәде, генподрядчы  да билгеләнмәгән әле. Быел җиде йортка капремонт башкарылачак, шуларның дүртесендә эшләр башлап куелды. Подрядчы йортка капремонтны үз средстволарына башлап җибәргән иде. Ни өчен эшләр туктатылды, чөнки  финанслау юк әле. Финанслау булуга, эшләр дәвам ителәчәк. Көзге яңгырларга кадәр, ягъни сентябрьгә кадәр капремонтны тәмамлау бурычы куелды.
Безнең өстәмә
Быел күпкатлы йортларны капремонтлауга 22,1 млн сум күләмендә (узган ел 19,6 млн сум) средстволар юнәлтелә, шуның 11,0 млн сумы күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең үз средстволары. Капремонт программасына Изыскательләр урамындагы  1/2 нче, 1/9, 1/10, 3/10, К.Маркс урамындагы 66 нчы йорт, Коноваловка һәм Николаевка авылларыннан берәр йорт кертелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X