Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дәгъвалар тактасы

Мирная урамында юл кайчан булыр?

–Минзәләдәге Мирная урамына һаман асфальт сала алмыйлар. Яңгыр яудымы, пычрак. Тирә-юньдә шушы бер урам, урмандагы юл сыман, бер үзе калды. Пенсионерларга юл булмаса да ярыймы? Үтенеп сорыйбыз, Мирная урамына юл салынсын иде. Барлык йортларны йөреп чыгып, коллектив хат язаргамы? Ярдәм итегезче. Александр Ларионов”.

Социаль челтәрдәге төркемдә калдырылган әлеге сорау буенча безнең хәбәрчебез шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамиль Ягафаровка мөрәҗәгать итте һәм түбәндәге җавап алдык:

–Бүгенге көндә Мирная урамындагы юлның ШПС бар, үтеп йөрешле. Шәһәрдәге юлларның озынлыгы 116 км. Шуңа күрә кайда мәктәпләр, балалар бакчалары, социаль объектлар урнашкан, беренче чиратта шуларга салына.Моннан тыш үзәк юллар, мәктәп һәм шәһәр маршрутлары буенча автобуслар йөри торган юллар аеруча игътибар үзәгендә тотыла. Башка юлларны асфальтлау финанслау күләменә карап, яшәүчеләр күбрәк булган урамнарга өстенлек биреп башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев