Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дәгъвалар тактасы

Проблема бетмәячәк, җавап бирергә өйрәнер вакыт

Җәй башланды, эчә торган су буенча да проблемалар да башланды.

Социаль челтәргә эчә торган суга бәйле мәсьәлә буенча бер-бер артлы сораулар куела башлады. Шуларның берсе Иске Маҗын авылыннан. Анда мондый юллар бар:

“Хәерле көннәр. Иске Маҗын авылында ике көн була инде, су юк. Сәбәбе нидә икән? Һәркемнең балалары өйдә, аларны юындырырга, ашарга әзерләргә кирәк, эшчеләрнең керләрен юасы, ял көннәрендә өй җыештырасы. Нигә һәрбер ял көнендә шулай су булмый. Бу проблема кайчан хәл ителер? Ирина Н.”

Әлеге комментарийга Иске Маҗын авыл җирлеге башлыгы Эльверт Шаймарданов болай дип җавап биирде:

–Су мәсьәләсе авыл җирлегендә үткәрелгән халык җыенында да күтәрелде. Әлеге мәсьәлә хакында халыкка аңлатылды. Эш шунда, көннәр салкынча торганда авыл халкына су җитте, су белән проблема булмады. Чөнки хәзер бакчаларга күпләп су сибүләр башланды, каз кебек кош-кортлар асраучылар да суны ачып кына куялар. Башкалар турында да уйласак, суны сакчыл тотсак, мондый проблема тумас иде. Шуңа күрә башкаларның хәленә керик, суны әрәм-шәрәм итмик.

Безнең өстәмә

Су белән бәйле проблемалар булуы турында шәһәрдә яшәүчеләрдән дә социаль челтәрләрдә комментарийлар калдыручылар аз түгел. Без аларны җыйнап Коммуналь челтәрләр җитәкчелегенә җибәрдек. Җавап бирү озакка сузылды. Көтәбез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев