Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дәгъвалар тактасы

Садакка даруханә кирәк

Шәһәребезнең Садак бистәсе соңгы елларда зурайганнан зурая, матурайганнан матурая бара. Яңадан яңа йортлар калка, газ кертелә. Кибетләр эшләп тора, юллар салынып килә. Быел футбол манежы төзелә башлады, алдагы елларда мәктәп төзү дә планлаштырыла. Дөресен генә әйткәндә, биредә үзе бер яңа шәһәр барлыкка килеп бара.

"Шул ук вакытта Садак бистәсендә хәл итеп бетерәсе бик җитди мәсьәлә бар. Яшәгән чакта төрлесе була бит, шул исәптән, кинәт кенә дару кирәк булган чаклар да. Бөтен кешенең дә тиз генә шәһәр үзәгенә барып кайтырга җае да булмаска мөмкин. Шуңа күрә, безнең бистәдә дә кечкенә генә булса да даруханә ясап куялмаслармы икән? Инде кем белә, бәлки алдагы елларда, беренчел ярдәм күрсәтү өчен ФАП салып куюны да планга кертерләр.. Әлеге халык өчен файдалы объектлар  сафка басса, биредә яшәү өчен шартлар да яхшырыр иде.

Гөлфия Хәлимова"

Безнең өстәмә

Хәзер даруханәләр, нигездә, шәхси. Садак – шәһәрнең динамикалы рәвештә елдан-ел үсә торган перспективалы һәм шушы юнәлештә әлегә конкурентлар булмаган территориясе.  Биредә өлгереп калуның никадәр файдалы икәнен аңларлык эшмәкәрләр табылмый калмас, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев