Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дәгъвалар тактасы

Саклык чаралары күрәбез

Терроризмны кисәтү һәм чит кешеләрнең үтеп керүенә юл куймау максатыннан, күпкатлы йортларның подвалларына, чардакларына Идарәче компания тарафыннан йозаклар куела.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, "Минзәлә-информ")Социаль челтәрләрдә шушы хакта информация урнаштырылгач, анда Эльвира Гилязетдинова мондый комментарий калдырган иде: ”Изыскательләр урамы, 4/11 йортында да йозак куелдымы икән? Бер ел сорап йөрибез инде”.

Әлеге мәсьәлә буенча Минзәлә Идарәче компания директоры Роман Коротин болай диде:

–Райондагы 173 күпкатлы йортның һәркайсында 3-4 подвал бар дип исәпләсәк тә, аларның саны шактыйга җыела, моннан тыш чардаклар бар. Аларга әледән-әле ревизия ясап торабыз. Без йозаклар урнаштырабыз, кайсыдыр шуларны ватып куя. Әлеге 4/11 йортындагы подвалның ишеген дә быел кышын ватканнар иде, безнең эшчеләргә аны ремонтлап куярга туры килде. Хәбәр итүегез өчен рәхмәт, йозакны бүген үк урнаштырып куячакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев