Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дәгъвалар тактасы

Шәхси йорт хуҗасы үз хатасын төзәтте

Социаль челтәрдә якшәмбе көнне “Ленин урамында нигә су юк?”дигән сорау калдырганнар иде.

(Минзәлә, Флүрә Мусина. "Минзәлә-информ")

Әлеге мәсьәләгә карата “Коммуналь челтәрләр” АҖнең суүткәргеч-канализация хуҗалыгы начальнигы Рәшит Шайсуваров болай диде:

–Шәһәрдәге шәхси йортларда һәм күпкатлы йортларда яшәүчеләрне эчә торган су белән водозабор тәэмин итә. Бу көнне Ленин урамында су булмауда безнең бернинди катнашыбыз юк. Эш шунда, бу көнне Гурьянов урамындагы, 8 йортында яшәүчеләр үзләрендә ремонт ясаганда саксызлык аркасында су коесындагы кранны ватканнар. Шул сәбәпле, сүз барган урамның бер өлешендә көннең беренче яртысында суны ябып торырга туры килде. Шәхси йорт хуҗасы үз хатасын төзәтте, яңа кран алып куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев