Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

«Минзәлә-информ» укучылары үзләренең артык авырлык белән ничек көрәшүләре турында сорауга җавап бирделәр

Сораштыруда 46 кеше катнашты.

Үзебезнең ВК «Мензелинск онлайн — Мензеля news» төркемендә «Сез артык авырлык белән ничек көрәшәсез?», дигән сораштыру үткәрдек. 

14 кеше «дөрес тукланабыз, диета тотабыз», дип җавап бирде. Белгечләр дә нәкъ менә дөрес туклануның фигураның да төз, гомумән, организмның да сәламәт булуында хәлиткеч роль уйнаганын билгеләп үтәләр. Сүз дә юк, һәркемнең организмы индивидуаль, әмма төп рекомендацияләр: күбрәк аксымлы ризыклар (ит, йомырка, сөт ризыклары), клетчаткага бай катлаулы углеводлар (яшелчә, кайбер җиләк-җимеш, кузаклы ризыклар) ашау, су балансын саклау. Ә менә трансмайлы ризыклар (маргарин, майонез), эшкәртелгән иттән ясалган колбаса, сосиски, тиз углеводлар: шикәр, баллы камыр ризыкларын азрак ашарга кирәк. Фигурасы белән проблема булган кешеләргә бәрәңге, дөге, ак ипи ашауны да киметергә туры килә.

Ә иң төп кагыйдә: ашамлык белән керә торган калорийлар күләме көн дәвамында сарыф ителә торган калорийлардан азрак булырга тиеш.

Сораштыруда катнашкан 13 укучыбыз да, нәкъ шуны истә тотып, артык авырлык белән физик хәрәкәтләнү, гимнастика ярдәмендә көрәшәбез дигән. Чыннан да, элементар иртәнге физзарядка да майларны ягарга булышып калмый, көне буена җитәрлек энергия белән дә тәэмин итә.

6 кеше исә күпме ашаса да тазармый торган бәхетлеләр икән. Монысы инде, галимнәр әйткәнчә, генетика. Андый кеше хәтта күпме пицца, гамбургер, чипсы ашаса да бер грамм да тазармаска мөмкин.

Совет чорында нервларны тынычландырыр өчен аутотренинг киң таралган булса да, хәзер әлеге үтә дә файдалы (иң мөһиме ырым-шырым түгел, фәнни яктан расланган!) чара, күрәсең онытылган. Бу вариантны беркем дә сайламаган. Югыйсә, күпләр стрессларын җиңә алмыйча, артыгы белән ашап тазаралар да. 

Тагын 13 кеше исә «мин үземнең авырлыгымнан канәгать, ябыгырга җыенмыйм», ди. Монысы да дөрес. Беренче чиратта җәмгыятьтә хөкем сөргән (һәм гел алышынып торган) матурлык кагыйдәләренә буйсынырга түгел, ә үзеңне-үзең яратырга кирәк. Тик әгәр артык авырлык сәламәтлеккә зыян китерә башлый икән (ул шикәр диабеты, йөрәк һәм кан тамырлары авыруы, гормональ авырулар белән бәйле булырга мөмкин), кичекмәстән табиб белән киңәшләшергә һәм үз фигураңны тәртипкә китерә башларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев