Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җиңүнең 75 еллыгы

Минзәләдә волейбол ярышы башланды

Шәһәребезнең “Юбилейный” спорт мәктәбендә республика проекты кысаларында гомумбелем бирү мәктәпләре арасында “Мәктәп волейбол лига”сының муниципаль турниры башланып китте.

Муниципаль этап турнирына игәнәчеләр: Алексей Юдин,   Егор Юдин, Олег Иванов матди ярдәм күрсәттеләр.  

Нэля Бикеева:

Бу “Мәктәп волейбол лига”сы ТАССРның оешуына 100 ел һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлап уздырыла  Районыбызда төрле спорт белән шөгыльләнү өчен спорт объектлары җитәрлек, әлеге ярышта көчлеләр җиңсен.

Республика проекты кысаларында үткәрелгән  мәктәпләр арасындагы  этапларында волейбол ярышларында актив катнашканы өченрайон мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев  шәһәребезнең 1нче урта мәктәпнең физик культура укытучысы Лилия Усманова һәм шәһәрнең 2 урта мәктәбенең физик культура укытучысы Ильнар Муллинга махсус бүләк һәм район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Леонид Петраев:

- Республика күләмендә мондый спорт ярышларында 120 мәктәп катнаша, шулар арасыннан шәһәребезнең 1 урта мәктәбе  11 урынны, ә шәһәребезнең 2 урта мәктәбе 51 урынны били.  

Район этабында җиңүче команда зона этабы турнирында катнашу хокукы алачак.

Бүгенге турнирда 7 мәктәп командасы: Хуҗамәт, Татар Мөшегесе, Калтак, гимназия һәм шәһәребезнең 1нче,2нче,3нче урта мәктәп командалары уйныйлар. Иртәгә әлеге мәктәпләрнең яшүсмерләре көч сынашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X