Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә елның иң беренче пары теркәлде

    Районның ЗАГС бүлегендә бүген Регина Галиева белән Роберт Полховскийның законлы никахлары тантаналы төстә рәсмиләштерелде.

    (Минзәлә, 17 гыйнвар, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина). Елның иң беренче пары – Регина Галиева белән Роберт Полховскийның законлы теркәү тантанасында яшьләрнең әти-әниләре, якыннары, туганнары, дуслары да катнашты.
    “Бүген кабызган гаилә учагыгыз беркайчан да сүнмәсен. Бергә башлаган тормыш юлыгыз киң булсын, сикәлтәсез булсын, аны кулга-кул тотынышып бергә узарга язсын. Пар балдакларыгыз мәңгелек мәхәббәтегезне исбатлап торсын! Гомергә сөеп-сөелеп яшәргә язсын!”, диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева яңа өйләнешүчеләрне район башлыгы Айдар Салахов исеменнән котлады. Ул елның иң беренче парына ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгесе, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
    “Сезнең алда – озын тормыш юлы. Гаилә төзү яңа гражданлык бурычлары, бер-берегезнең бәхете, тормышы өчен зур җаваплылык та йөкли. Җәмгыятебез алдында да җаваплылыгыз арта. Сикәлтәләр дә, каршылыклар да очрар, бер-берегезгә терәк булып, кулыгызны-кулга тотынып, тормыш сынауларын бергә үтегез. Гаиләгездән бәхет, мәхәббәт, тугрылык беркайчан да китмәсен! Үрнәк гаилә булып яшәгез!”, дигән теләкләр җиткерде яшь гаиләгә ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова.
    “Бүген безнең өчен могҗизалы көн. Алдагы тормыш юлын бәхеттә, шатлыкта үткәрәсебез килә. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан безгә тапшырылган юбилей медале гаиләбез өчен дә истәлекле, чөнки гаиләбезнең тарихы Татарстан өчен мөһим дата белән бәйле вакыйгадан башланды. Без әлеге бүләкне кадерләп сакларбыз”, дип тәэсирләре белән уртаклашты яшь пар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: