Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

70 ел сугыш беткәнгә

70 еллык юл узылган, 70 - сугыш беткәнгә. Немецларны тармар итеп Илдән себереп түккәнгә. Җиңү җырын җырлап кайтты Яуда исән калганнар. Илем диеп, Ватан диеп Атакага барганнар. Миллионлаган совет халкы Җырлап башын салдылар. Җиңү көнен якынайтып Мәңгелектә калдылар. Илебез озак төзәтте Сугышның яраларын. Хәрәбәдән арындырып Төзеде яңаларын. Тыныч-матур яшәгәндә Украина...

70 еллык юл узылган,

70 - сугыш беткәнгә.

Немецларны тармар итеп

Илдән себереп түккәнгә.

Җиңү җырын җырлап кайтты

Яуда исән калганнар.

Илем диеп, Ватан диеп

Атакага барганнар.

Миллионлаган совет халкы

Җырлап башын салдылар.

Җиңү көнен якынайтып

Мәңгелектә калдылар.

Илебез озак төзәтте

Сугышның яраларын.

Хәрәбәдән арындырып

Төзеде яңаларын.

Тыныч-матур яшәгәндә

Украина болгана.

"Революция" ел саен -

Кан эчендә җир-ана.

Донбасс кайнар ут эчендә,

Көн туса, туа афәт.

Аналарның йөрәгендә

Төзәлмәслек җәрәхәт.

Сугыш үләте баш калка

Украина җирендә.

Меңәрләп качак агыла

Россиянең чигенә.

Чүбек башлар онытканнар

Немец оккупантларын.

Сабыйларны аямыйча

Янган утка атканын.

Бөек Җиңү корбаннарын

Онытырга ярамый.

Дәүләтебез - тыныч дәүләт.

Бер илгә дә янамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X