Минзәлә
  • Рус Тат
  • “Агыйдел” минзәләлеләрне шаккаттырды

    Кичә Минзәлә район мәдәният йортында күршеләребез - Актаныш районындагы "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле тамашачыларга ике сәгатьлек концерт куеп китте. Алар халкыбызның дәртле, моңлы җырлары, биюләре белән үрелеп баручы "Офыкларда сихри татар моңы" дигән өр-яңа концерт программасы белән килделәр. Лилия Ялалова җитәкчелегендәге әлеге ансамбль Минзәләгә өченче ел килгәч тә...

    Кичә Минзәлә район мәдәният йортында күршеләребез - Актаныш районындагы "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле тамашачыларга ике сәгатьлек концерт куеп китте.

    Алар халкыбызның дәртле, моңлы җырлары, биюләре белән үрелеп баручы "Офыкларда сихри татар моңы" дигән өр-яңа концерт программасы белән килделәр. Лилия Ялалова җитәкчелегендәге әлеге ансамбль Минзәләгә өченче ел килгәч тә тамашачының ушын алып киткән иде. Бу юлы да бик шәп булды. "Булдырды актанышлылар" дип таралышты тамашачы мәдәният йортыннан.

    Чыгышларын рәхәтләнеп карадык. Унлап бию генә сәхнәләштергән актанышлылар. Тамашачылар хозурына алар шушы рәвешле әллә ничә төрле милләт киемендә чыкты. Тамашачы артистлар сәхнәгә чыгыш ясарга чыккан саен аларның затлы костюмнарына карап бер сокланса, оста биюләрен караган саен шушы биюләрне сәхнәгә чыгаруга өлеш кертүче һәркемгә тирән хөрмәтен белдереп, тоташ алкышларга күмде.

    Ансамбль чыгышын якташлары Илнар Ялаловның чыгышы тагын да тулыландырды. "Туган нигезегезне, туган йортыгызны ташламагыз, әти-әниләр янына ешрак кайтырга тырышыгыз" дигән сүзләреннән соң "Туган нигез" дигән җырны (клип та төшергән) башкарып, Илнар күңелләрне эретте. Ә "Актаныш егетләре" җырын тыңлаганда, булдыра шул Актаныш егетләре дип сокланып утырдык.

    Мондый халыкчан концертларны тамашачы яратып карый, көтеп ала шул. Әлеге концерт барышында Минзәлә тамашачыларының мондый концертлар карарга сусаганы сизелеп торды. Райондашларыбыз исеменнән актанышлыларга чираттагы гастрольләренең уңышлы үтүен теләп калабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 26 апрель 2018 - 11:34
      Минзәлә балалары Тукайга багышлап шигырләр укыдылар
    • 12 апрель 2018 - 10:52
      Минзәлә гимназиясе укучылары "Мимимишки" мультфильмын татарча "сөйләштерә"
    • 23 апрель 2018 - 11:35
      Премьера спектакле – Минзәлә районы авылларында
      С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел уңаеннан аның моңарчы бер театрда да куелмаган “Кара күзле кызлар” музыкаль комедиясен (режиссер Дамир Сәмерханов) сәхнәләштерде.
      120
      0
      0
    Ночной режим