Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Апай, күкәй белән бергә җонын да кыркып алып килергәме? Гәүһәрия Камалиева мәзәкләре

Өлкән буын яхшы хәтерлидер, Сталин идарә иткән чорда, йортта асралган һәр баш хайванга, кош-кортка налог салганнар. Бу налог системасы бик озак сакланып, авыл халкының бәгырьләрен телгәләгән. Налог түләмәгән халыкны җыеп хәтта кисәтүләр дә ясаганнар. Шунда чая телле Нурлыхода әби: "Апай, күкәе белән бергә җонын да кыркып алып килергәме инде?" -...

Өлкән буын яхшы хәтерлидер, Сталин идарә иткән чорда, йортта асралган һәр баш хайванга, кош-кортка налог салганнар. Бу налог системасы бик озак сакланып, авыл халкының бәгырьләрен телгәләгән. Налог түләмәгән халыкны җыеп хәтта кисәтүләр дә ясаганнар. Шунда чая телле Нурлыхода әби: "Апай, күкәе белән бергә җонын да кыркып алып килергәме инде?" - дип куймасынмы. Ә бит ул вакытта халыкның авызыннан өзеп хәләл ризыгын да, тавык йомыркаларын да (безнең якта - күкәй), сыер майларын да, абзарындагы актык малын да, сарык җоннарын да алып чыгып киткәннәр.

Сталин бүләге

Көтү каршыларга капка төбенә чыктым, урам буйлап сөйләнә-сөйләнә Нурлыхода әби кайта: "Кая киттегез инде, "Сталин бүләкләре"?" - дип әйтүе булды, тыкрыктан бер көтү кәҗәләр килеп тә чыкты. Шунда гына аңладым, Нурлыхода әбинең кәҗәләргә кушкан кушаматын.

Ул вакытта бары тик кәҗәләргә генә налог салмаганнар. Күрәсең, авыл халкының үткеннәре, хәйләкәрләре шуны белеп асраган аларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев