Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап

Фәнилә ИБРАГИМОВА, Тауасты Байлар авылы Сугыш фаҗигасе Сугыш булган бик күп еллар элек... Без беләбез аны китаптан. Авылыбызның асыл, яшь ирләре Яу кырына-сугышка киткән. Сугыш булган бик күп еллар элек... Фаҗигасе тирән уелган. Батырларча һәлак булганнарга Авылыбызда һәйкәл куелган. Сугыш булган бик күп еллар элек... Кеше гомерләре өзелгән. Җимерелгән өйләр...

Фәнилә ИБРАГИМОВА, Тауасты Байлар авылы

Сугыш фаҗигасе

Сугыш булган бик күп еллар элек...

Без беләбез аны китаптан.

Авылыбызның асыл, яшь ирләре

Яу кырына-сугышка киткән.

Сугыш булган бик күп еллар элек...

Фаҗигасе тирән уелган.

Батырларча һәлак булганнарга

Авылыбызда һәйкәл куелган.

Сугыш булган бик күп еллар элек...

Кеше гомерләре өзелгән.

Җимерелгән өйләр урынына

Хәзер яңалары төзелгән.

Сугыш булган бик күп еллар элек...

Җиде дистә инде ил тыныч.

Кешеләр гел тату, дус булсыннар,

Тотмасыннар мылтык һәм кылыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X