Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Белеп яшә барлык ямен!

Автор табигатьнең матурлыгын ничек оста итеп шигъри юлларга салган! Табигать турындагы әлеге шигырьнең авторы Гөлназ Әхмәтшинаның бүген туган көне дә. Ул район газетасын укучыларыбызга русча шигырьләре аша таныш, бу юлы ул үзенең хисләрен шигъри юлларга татарча язып куйган. Без аны ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Иҗат уңышлары теләп калабыз!

Табигатьнең матурлыгын күргән,

Аның могҗизасын, чисталыгын сөйгән,

Эшен ташлап кочагына кергән-

Дөньяда иң бәхетле кеше бит ул!

 

Ашыкмый гына йөреп урманда,

Ятып торып яшел аланда,

Тоеп җылы кояш нурларын-

Шуннан да рәхәте бармы!?

 

Кошлар суза үз җырларын,

Тыңлый белсәң, аңларсың аларны!

Назлый, акрын исә җылы җил,

Үз серләрен сиңа ул сөйли.

 

Чишмә ага, бер дә тынмый,

Якын дустай серләреңне тыңлый.

Шифалы, тәмле суын эчертеп,

Сәләмәтлек, озын гомер юллый.

 

Табигать белән якынлаш

Көзен, кышын, язын, җәен!

Аның белән аралаш,

Белеп яшә барлык ямен!

Автор Гөлназ Ахметшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X