Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Бәһиҗә апа ел саен район сабан туенда чабыш атына бүләк тапшыра

- "Минзәлә батыры" дигән исемгә лаек булган улым Мифтахов Фаилнең истәлек бүләген район сабан туенда чабышта катнашкан чабыш атына бәйләгәч, күңелемне шатлык биләп алды, йөрәгемдә тынычлык тоеп, улымны күргәндәй булып, чишмә юлыннан кайттым. Улым тракторист-машинист һөнәренә дә ия булды, тренер булып та эшләде. Яшүсмерләрне көрәшкә өйрәтте. Әлмәт төзелеш техникумында укып,...

- "Минзәлә батыры" дигән исемгә лаек булган улым Мифтахов Фаилнең истәлек бүләген район сабан туенда чабышта катнашкан чабыш атына бәйләгәч, күңелемне шатлык биләп алды, йөрәгемдә тынычлык тоеп, улымны күргәндәй булып, чишмә юлыннан кайттым. Улым тракторист-машинист һөнәренә дә ия булды, тренер булып та эшләде. Яшүсмерләрне көрәшкә өйрәтте. Әлмәт төзелеш техникумында укып, 1985 елны техник-механик белгечлеге алып чыкты. 14 яшеннән 40 яшенә кадәр көрәште, дип сөйли Бәһиҗә апа Мифтахова улы турында. Аның көрәшче улына багышлап язган шигырен тәкъдим итәбез.

Син юк хәзер, бу дөньяда,

Әйтерсең, сүнде кояш

Берни дә күзгә күренми,

Кадерлем, син булмагач.

Озынрак булмаган нигә

Синең йөрер юлларың?

Сөенәм шуңа: исән чакта

Белдем, улым, кадерең.

Юанырга калды бары

Сурәтең һәм каберең.

Үзең булмасаң да мине

Рухың саклый күрәсең.

Ак күлмәктән гел елмаеп

Төшкә килеп керәсең.

Кабереңә син яраткан

Чәчәкләр утыртырмын,

Сиңа багышлап ел саен

Яхшы сүз укытырмын.

Шундый матур изге көндә

Бардым Сабан туена.

Улым ия була иде ярышларда

Мактау һәм призларга.

Төшенкелеккә бирелмә,

Кайгы, шатлык янәшә,

Күз сал: әнә, берәү сиңа

Якын, үз итеп дәшә.

Дөрес әйткән борыңгылар:

Тормыш тоташ полоса.

Дуслар кирәк, кыен була

Чын дусларың булмаса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X