Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Элемтәләр өзелмәсен

16 февральдә якташ язучыбыз Фәнзаман ага Батталга 75 яшь тулды. Ул 1939 елның 16 февралендә районыбызның Урыс (Үрсү ) авылында «кулак», «халык дошманы» һәм дин әһеленең улы буларак, сайлау хокукларыннан мәхрүм ителгән, мал-мөлкәте кат-кат конфискацияләнеп, ике мәртәбә сөргендә булып кайткан, гаять тә үзенчәлекле зат - Саетбаттал абый гаиләсендә дөньяга килә....

16 февральдә якташ язучыбыз Фәнзаман ага Батталга 75 яшь тулды. Ул 1939 елның 16 февралендә районыбызның Урыс (Үрсү ) авылында «кулак», «халык дошманы» һәм дин әһеленең улы буларак, сайлау хокукларыннан мәхрүм ителгән, мал-мөлкәте кат-кат конфискацияләнеп, ике мәртәбә сөргендә булып кайткан, гаять тә үзенчәлекле зат - Саетбаттал абый гаиләсендә дөньяга килә.

Соңрак ул үзе авылның исеме турында болай дигән иде: "Урыс авылында туганмын. Урыс мулласы исем кушкан. Бераз үскәч, әнкәйгә ияреп, радиоалгычлары булган туганнарга кунакка бардым. Шунда әлеге тартмадан: "Урыс халкы - бөек халык", дигән сүзләр ишеткәч, сөенүдән сикереп куйдым. Әһә, мәйтәм, безнең авыл халкы бөтен дөньяга данлыклы икән! Әмма сабый башым ялгышкан булып чыкты. Баксаң, мин туган авыл Урыс дип йөрелсә дә, саф мөселман авылы икән."

Булачак әдипкә тугыз яшь тулган 1948 елда аның әтисен дә, әнисен дә кабат сөргенгә озаталар. Алар киткәч, болай да ач биш ятим баладан гына торган гаиләгә кызамык дигән авыру кереп, Фәнзаманның эне-сеңелләрен бер-бер артлы якты дөньядан алып китә. Тома ятим калган яшүсмер малайны райондагы Хуҗәмәт балалар йортына җибәрәләр һәм ул туган авылында башлаган укуын шунда дәвам итә.

Сталин вафатыннан соң игълан ителгән амнистиягә эләгеп, өч-дүрт елдан әти-әнисе котылып кайткач, Батталлар гаиләсе Минзәләдә төпләнеп яши башлый. Фәнзаман шунда Вахитов исемендәге урта мәктәптә укып, 1957 елда аны тәмамлап чыга. Мәктәптә уку елларында ук шигырьләре, вак хикәяләре, мәкаләләре белән район газетасында һәм «Пионер» (хәзерге «Ялкын»), «Чаян» кебек республика матбугатында исеме күренә башлаган яшь каләмне, үзе әйтмешли, «яшь тайны йөгәнләп, колхоз эшенә алып киткән кебек», район газетасы редакциясенә эшкә «йөгәнлиләр». Анда ул бер ел чамасы, гаскәри хезмәткә алынганчы эшли, актив рәвештә төбәк һәм республика газеталарында языша. 1958-1960 елларда Украинаның Хмельницк, Житомир, Жмеринка шәһәрләрендәге артиллерия гаскәрләрендә хәрби хезмәтен тутырып кайтканнан соң да, Фәнзаман Баттал берникадәр вакыт Минзәлә район газетасында эшләвен дәвам итә; берара, республика территориаль зоналарга бүленгән елларда, Минзәлә территориаль зонасында ВЛКСМ өлкә комитеты инструкторы вазифаларын да башкара. 1963 елда зурайтылган районнар кабат бүлгәләнеп, Сарманда «Ленинчы» дигән төбәк газетасы чыга башлагач, яшь журналистны хатлар бүлеге мөдире итеп шунда җибәрәләр. Ел ярымнан ул янә Минзәлә район газетасына кире кайта.

1961-1967 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында читтән торып укый. 1967 елда укуын уңышлы тәмамлагач, Фәнзаман Батталны Башкортстанның Калтасы районында чыга торган «Таң» газетасына редактор итеп чакырып алалар. 1972-1983 елларда ул Түбән Кама шәһәрендә яши, әүвәл халык депутатларының шәһәр Советында бүлек башлыгы, аннары мәдәният һәм аттракционнар паркы директоры, күп тиражлы газета редакторы булып эшли.

Фәнзаман Батталның әсәрләре укучыга тиз барып җитә, яратып кабул ителә, юмор-сатира жанрында язганнары һәвәскәр һәм профессиональ сәнгатькәрләр тарафыннан сәхнәләрдә укыла, радио һәм телевидение каналлары аша еш яңгырый. Фәнзаман Батталның юбилеена багышлап Урыс авылы китапханәсендә бай күргәзмә оештырылды, 15 февраль көнне язучының иҗат кичәсе уздырылды.

Фәнзаман Баттал авылдашлары белән элемтәдә тора, сабантуйларга кайта. Бер кайтуында ул яшьләргә мондый мөрәҗәгатен язып калдырды:

"Ач чакларда ипи биргән, усал чакларымда колагымны борып акылга утырткан, ихлас күңелле, хәләл хезмәт белән яшәүче авылдашларымны яратам. Дөньяда күп йөрдем, гаҗәп шәһәрләр, илләр күрдем, әмма барысы да туган авылыма тоташканын аңладым. Язучы булу өчен, башта үз авылыңны ярату, үз якташларыңны хөрмәтләү бик кирәк. Рәхмәт хисе булмаган, күңеленә сафлык җитмәгән кеше язучы да, башка зур шәхес тә булып җитә алмыйдыр. Өлкәннәргә хөрмәт белән үсегез, балалар, үзегез дә хөрмәтле булырсыз".

Китапханәбездә аның төрле елларда басылган "Бака да бата", "Соңарган яз", "Юлын белгән адашмас", "Менә шулай яшә!", "Көлмә кешедән" һ.б. китаплары бар. Һәркайсы автографлы, авылдашларына, укучыларына җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итеп, истәлеккә бирде ул аларны. Мәктәп ачылуга, Фәнзаман ага үзенең шәхси китапханәсеннән бик күп китаплар бүләк итеп, аның фонды булдырылган иде. Бүгенге көндә дә ул аны даими баетып тора, "яшь авылдашларым укымышлы, белемле кешеләр булып үссеннәр иде" дигән матур теләктә кала. Күпсанлы бүләк китаплар арасында классик әсәрләр, журналлар, каләмдәшләренең китаплары, зур совет энциклопедиясенең барлык томнары, юбиляр журналлар бар. Авыл халкы, барлык китап укучылар бу басмалардан кирәксенеп файдалана һәм аңа чиксез рәхмәтле.

Фәнзаман Баттал туган якларына кайттымы, аның тирәсенә юмор яратучы дуслары җыела. Фотода: Фәнзаман Баттал "Минзәлә" ММҮ директоры Илдус Шаһиев һәм Чаллыда яшәүче эшмәкәр Юрий Гарнышев белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев